Авыл хуҗалыгы
16 Июля 2020, 07:00

«Луч» җәмгыятендә эш кайный

Июль уртасы, уттай кызу эш чоры җитте. „Луч” җәмгыяте уңганнары кышкылыкка мал азыгы хәзерләү, сенаж салу белән мәшгуль. Сенаж массасы ташыган машиналарга күз иярми.

Добавить в предпочтительные источники Google
Июль уртасы, уттай кызу эш чоры җитте. „Луч” җәмгыяте уңганнары кышкылыкка мал азыгы хәзерләү, сенаж салу белән мәшгуль. Сенаж массасы ташыган машиналарга күз иярми. Берсе килә, икенчесе китә. Кояшлы матур көннең hәр сәгатен файдаланып калырга тырыша “Луч” хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Иртәнге таңнан алып кичкә кадәр армый-талмый хезмәт куя алар.
—Хуҗалыкның алты сенаж базы бар. Аны алдан ук ремонтлап, агартып, масса кайтуга әзерләп куйганнар. Гадәттә бер базны 6-7 көн эчендә салып бетерәбез. Түбән Сикияз авылындагысы төгәлләнү стадиясендә, Тутагач авылында тагын бер баз саласы калды.
Водительләрнең дә кәефләре яхшы күренә. Басу белән сенаж базы арасында йөреп кенә торалар.
Сенаж базы салганда “Байкал” дигән концентрат кулланабыз, сенаж массасы тиешле таләпләргә тулысынча туры килә. Авыл эшчәннәренең шулай күңел биреп, булсын дип эшләүләрен күреп күңел сөенә,– ди хуҗалык җитәкчесе Марат Габидуллин.
Авыл уңганнары Т-150 тракторында Элфир Галиханов, Миңнехан Галиханов, „Дон 680М” комбайнында Наил Арсланов, Леонид Байбулатов, „КамАЗ” йөк ташу машинасында Илмир Галиев, Зәбир Хәйдәршин, аталы уллы Ленар hәм Илдар Фамановлар. Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы колледжының 1нче курсын тәмамлаган тырыш студент Ленар Илдар улы җәй көннәрен бушка уздырмый. Баз тапаучылар Финат Зайдуганов, Илдар Зарапов, концентрат сибүче Наил Газизов, борт ачучылар Илфат Нәсибуллин, Виталий Пашуков.
— Эшләгән кешегә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Зарланырга урын юк, көненә ике тапкыр ашаталар, эш хакын вакытында түлиләр.—ди биредә хезмәт куючылар. Авыл хуҗалыгында яшьләр эшләве исә сөендерә.
Былтыргы вакыт белән чагыштырганда, артык аерма юк кебек. Тик алай да клеверлар бик уңган.
Хуҗалык малларына печән хәзерләү эше тәмамланган. Сенаж салу белән беррәттән эшчеләргә печән хәзерләү бара. Печән чабучылар Тәфкил Хәйруллин, Инзир Гарифуллин, чабылган печәнне тезмәләргә салучы— Владимир Русиев, печәнне төргәкләргә кысучылар Гәзнәви Шайхуллин, Рүзил Сәлимгәрәев — зур көч hәм тырышлык салучы авыл уңганнары.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт салучылар зур ихтирамга лаек. Шушы эссе көннәрдә туган җиренең чын ир-егетләре генә мондый эшне башкарып чыга ала.
Газим ТАЛИПОВ фотолары