Авыл хуҗалыгы
15 Июня 2020, 06:00

Башкортстанда сут җитештерүне арттырачаклар һәм җиләк, алмагач үстергән фермерларга ярдәм күрсәтәчәкләр

Бу 2026 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерү буенча төбәк программасында каралган. #ВладимирПутин#национальныепроекты#нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Бу 2026 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерү буенча төбәк программасында каралган.
Ведомстводан белдерүләренчә, ел ахырына кадәр аграрийлар интенсив бакчачылыкны үстерүгә әзерлек алып барачак. Авыл хуҗалыгы эскпертлары Үзбәкстан, Краснодар крае һәм Кырым тәҗрибәсен исәпкә алган. Бакчаларны әзерләү былтыр ук башланган.
"Без бакчачылык белән ныгытып шөгыльләнергә теләгән кече хуҗалыкларга, икътисад субъектларына да субсидияләр тәкъдим итәбез. Бер гектарга 500 мең сум килеп чыга. Җирне әзерләү, уңышны саклау һәм логистика системасын керткәндә дә ярдәм алачак", – дип белдерде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Аның әйтүенчә, әлегә республикада бакчачылык, җимеш культуралары белән эшләү кебек тармакларда программалар тиешле кимәлдә үтәлми. Бу өлкәләр 2021 – 2026 елларда гамәлгә ашырылачак, төбәк Хөкүмәте тарафыннан расланган "Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы тауарларын, чималын, сату базарын көйләү" дәүләт программасына тиешле ярдәм алачак. Анда алты төрле юнәлешне әзерләү каралган. Куелган максатка ирешү өчен программа буенча башлангыч елда 5 миллиард 498 миллион сум бүленә.
Фото: yandex.ru
Читайте нас