Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 август 2019, 12:36

Көмьязыда Илдус Хәсәнов кебек уңганнар тота авылны

Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында уңганнар күп. Көмьязы авылы уңганы Илдус Хәсәнов турында күп сөйләп тору да кирәк түгел. Аның уңган, булган кеше икәнлеге күпләргә мәгълүм.

Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында уңганнар күп. Көмьязы авылы уңганы Илдус Хәсәнов турында күп сөйләп тору да кирәк түгел. Аның уңган, булган кеше икәнлеге күпләргә мәгълүм.
Аның фикеренчә, авыл хуҗалыгы техникасын иярләү өчен “тимер ат”ны яратырга кирәк. Һәм, әлбәттә, авыл тормышын үз итәргә.
Үзе хезмәтләндергән ЮМЗ-6 тракторында эш җәен аеруча фронты зур уңганга. Басуларда рулонга уралган печән төргәкләре куәтле техника әрҗәсенә төяп җибәрә. Ферма ихатасына кайтарып бушатылган төргәкләрне эскертләргә өя.
—Илдус абый кебек кешеләргә таянырга була, — ди кооператив рәисе Фәрит Сафин.
Әлфир ГАЙСИН фотосы.
Читайте нас