Балтач таңнары
-19 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 июль 2019, 13:00
Финат Галимҗанов Иске Балтачтан Көмьязыга йөреп эшли
Кызык заманда яшибез, күпләр төпкел авыллардан район үзәге Иске Балтачка, башка тарафларга йөреп эшләгәндә, Иске Балтачтан авылларга йөреп хезмәт салучылар да юк түгел. Менә мәсәлән, Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы производствосы кооперативының алдынгы механизаторы Фина Галимҗанов шундыйлардан.

1967 елда Иске Балтач авылында туган ир-егет, һөнәр сайлар мәле җиткәч, бик күп үз буыны ир-егетләре кебек 11 санлы авыл хуҗалыгы һөнәрчелек училищесына укырга килә. Киң профильле тракторчы-машинаст һөнәре үзен гомер буе эшле дә, ашлы да итә. Ир-егет иңендәге ил алдындагы изге бурычын үтәп кайтканнан соң хезмәт юлын туган колхозында дәвам иттерә.
Эш күп авыл хуҗалыгында. Үзенә ышанып тапшырылган МТЗ-82 тракторын ел әйләнәсенә нәтиҗәле эшләтә. Хуҗалыкта печән хәзерләү мәшәкатьләре дә Галимҗанов катнашлыгыннан башка үтми. Төргәкләргә уралган печәннәрне басулардан төяп озата.
Бүген хезмәтләндергән техникасы яңа түгел. 1993 елда конвейердан чыккан.
—Тиздән хуҗалыкка өр-яңа трактор кайтырга тиеш. Аны Финат Галимҗанов хезмәтләндерәчәк, — ди хуҗалык җитәкчесе Фәрит Сафин.
Әлфир ГАЙСИН фотосы.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"