Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 июль 2019, 11:44

Фәрит Галләмовны Куйбышев кооперативында универсаль эшчән, диләр

Районның Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы бригадаларында әлеге вакытта басу эшләре кайный. Басуларда өлгергән сусыл үләннең беренче чабымыннан сенаж салу төгәлләнгән, печән чабу, төргәкләргә җыеп кайтарып урнаштыру, пар җирләрен эшкәртү, урып-җыюга әзерләнү кебек мәшәкатьләр җитәрлек авыл эшчәннәренә.

Фәрит Галләмовны Көмьязы авылындагы машина-трактор паркында очраттык.
—Ул безнең универсаль эшчән, — ди кооператив җитәкчесе Фәрит Сафин. — Өченче ел инде Дон-1500 комбайнын хезмәтләндерә. Аңа кадәр ун ел Нива комбайнында эшләде. Кооперативтагы иң яшь хезмәткәр. Сенаж салу чорында Т-150 тракторын хезмәтләндерде. Язын басуларны эшкәртә, көнне төнгә ялгап эшли, кышын Иванай сөтчелек фермасында асралган савым сыерларының астын тазарта...
Утыз яшьлек Фәрит Галләмов өч бала әтисе. Туган авылында төпләнеп үзен, тормыштагы билгеләнешен тапкан ир-егет үзен бәхетле тоя.
Әлфир ГАЙСИН фотосы.
Читайте нас