Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 июль 2019, 12:30

Фермер булырга теләгән балтачлылар төбәк проектында катнашуга заявка бирә ала

Башкортстанда “Фермерларны яклау системасын булдыру һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү” төбәк проекты башлангыч ала.

Башкортстанда “Фермерларны яклау системасын булдыру һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү” төбәк проекты башлангыч ала.
Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы 26 июльдән 6 августка кадәр шушы проектта катнашу, яки “Агростартап” алу өчен конкурс сайлап алуы игълан итә. Конкурста катнашу өчен Башкортстан территориясендә теркәлгән крестьян фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыгы булган илебез гражданнары чакырыла.
Авыл хуҗалыгының өстенлекле юнәлешләренә килгәндә, терлекчелек, елкычылык, балык, сарык, кәҗә малы, умарталар үрчетү, яшелчә һәм җиләк культуралары үстерү һәм башка төр шөгыльләрне үстерү карала.
“Агростартап”ны тормышка ашыруга бәйле грантларны биргәндә комиссия анда катнашучыларны нинди шартлар буенча сайлап алачак?
Беренчедән, крестьян (фермер) хуҗалыгы Башкортстанның авыл хуҗалыгы территориясендә агымдагы финанс елында теркәлгән булырга, „Русия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында”гы Федераль законда билгеләнгән микропредприятиеләр критерийларына җавап бирергә, бер үк вакытта түбәндәге шартларга туры килергә тиеш:
*”Агростартап” проектын тормышка ашыруга бәйле, проектны финанс чыгымнарын тәэмин итүгә юллаган очракта:
а) гариза бирүче, үзе башлыгында торган хуҗалыгын теркәгәнче электән эшкуарлык эшчәнлеген башлангыч этапта оештыруга финанс яклавы, субсидия, яки грант алмаган булса;
б) крестьян (фермер) хуҗалыгы республика конкурс комиссиясе үзен җиңүче дип тапкач. 15 календарь көн эчендә Федераль салым хезмәтендә теркәлергә тиеш;
в) гариза бирүче чит илнең юридик шәхесе булмаска тиеш:
г) крестьян (фермер) хуҗалыгы, „Русия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында”гы Федераль законда билгеләнгән микропердприятиеләр критерийларына җавап бирергә тиеш;
д) гариза бирүченең, заявка биргән көнгә кадәр 30 көннән дә ким булмаган вакыт аралыгында башка хокукый актларга ярашлы бирелгән республика бюджетына субсидияләрне, бюджет инвестицияләрен түләүдә, республика бюджеты алдында башка вакыты үткән бурычлары булмаска тиеш;
ж) гариза бирүче грант алган елда урнаштырудан чыгып, РФ Пенсия фондына, Социаль страховкалау фондына эшкә кабул ителгән кешеләр турында мәгълүматны кертә;
2 млн. сумга кадәр грант бирелгән очракта хуҗалык җитәкчесеннән тыш даими эшкә алган бер кеше;
2 млн. сумнан күбрәк суммада грант алган очракта хуҗалык җитәкчесеннән тыш даими эш урынына икедән ким булмаган кеше, әмма бер крестьян (фермер) хуҗалыгына бердән ким булмаган яңа кеше кабул ителә;
з) гариза бирүче грант алганнан соң 5 ел дәвамында яңа даими эш урыннарын сакларга бурычлы;
и) гариза бирүче грант алган көннән соң 5 ел дәвамында крестьян (фермер) хуҗалыгы эшчәнлеген алып барырга һәм бизнес-планда билгеләнгән күрсәткечләргә ирешергә бурычлы;
к) гариза бирүче Русия Федерациясе законына ярашлы шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә ризалыгын бирә;
л) Гариза бирүченең республика конкурс комиссиясенә заявка бирү көненә салым, җыемнар, страх түләүләре, пеня, штрафлар һәм законга ярашлы түләнергә тиеш процентлар бурынча бурычлары булмавы шарт;
м) гариза бирүче электән куллануда булган төп средстволар сатып алмаска бурычлы;
н) гариза бирүче грант алганнан соң 18 ай эчендә грантны үзләштерергә һәм грант исәбенә алынган милекне тик хуҗалыкны үстерүгә генә тотынырга бурычлы. Грант катнашлыгында КФХга алынган милек, алганнан соң 5 ел дәвамында сатыла, бүләк ителә, арендага бирелә, алыштырыла яки пай рәвешендә взнос түләүләренә тотыныла, тартып алына, вкладка салына алмый.
р) гариза бирүче соңгы 3 ел эчендә эшкуарлык эшчәнлеге алып барган булырга, коммерцияле оешманы оештыручы (катнашучы) булырга тиеш түгел. Искәрмә: республика конкурс комиссиясендә катнашуга гариза биргәнче 30 көннән дә иртәрәк булмаган вакыт аралыгында үзе оештырган КФХ башлыгы булу.
Фларит ХӘБИПОВ, район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы.
P.S. Программада катнашу шартлары турында район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегендә белешә аласыз.
Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас