Авыл хуҗалыгы
1 Июля 2019, 10:58

Уңышлы экспорт өчен беренче чиратта сыйфат кирәк

“Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектына ярашлы сәнәгать, авыл хуҗалыгы тармакларында максатка ярашлы эш алып барыла.

“Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектына ярашлы сәнәгать, авыл хуҗалыгы тармакларында максатка ярашлы эш алып барыла.

Милли проект үз эченә биш федераль проектны ала: “Сәнәгать экспорты”, “Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау”, “Халыкара сәүдә логистикасы”, “Хезмәтләндерү экспорты”, “Халыкара кооперация һәм экспортны үстерүнең системалы чаралары”. Аларның шушы ук исемдәге төбәк проектлары тормышка ашырыла.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов чираттагы киңәшмәдә белдерүнчә, җыелган ашлыкның сыйфатлы саклануын тәэмин итеп, экспорт буенча максатлы индикаторларны үтәү өчен элеваторларның матди-техник базасы яңартылачак. Бу уңайдан эш берничә урында бара да инде.

Мисал өчен, “Учалы элеваторы” җәмгыятендә җиһазлар яңартыла, нәтиҗәдә аның куәте илле мең тоннага кадәр ашлык сыйдырышлы булачак.

“Реса” компанияләр төркеме рапс мае җитештерү буенча завод төзү эше бара. Өстәвенә утыздан артык икмәк кабул итү предприятиесенең, икмәк азыклары комбинатларының, элеваторларның матди-техник базасы торышы тикшерелгән.

Узган елгы күрсәткечләргә килгәндә, республикада агросәнәгать экспорты күләме 76,3 миллион долларга җиткән. Аның төп өлешен ашлык (47,8 процент), көнбагыш һәм рапс мае (23,9 процент), сөт азыклары, йомырка, бал (11,8 процент), шикәр (6,6 процент) һ.б. тәшкил иткән. География шактый киң – Латвия, Иран, Мисыр, Казахстан, Төркия, Сөгуд Гарәбстаны.

“Башкортстанда агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты” төбәк проекты паспортына ярашлы, 2024 елга экспорт күләменең индикатив күрсәткече – 230 миллион доллар.

#ВладимирПутин#национальныепроекты#нацпроекты
#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан
Чыганак: «Башкортостан».
Читайте нас