Авыл хуҗалыгы
24 Июня 2019, 08:15

Башкортстан киңлекләрендә саранча үрчүе ихтимал

Башкортстанның көньяк төбәкләрендә саранчасыман корткычлар үрчүе күзәтелә.

Башкортстанның көньяк төбәкләрендә саранчасыман корткычлар үрчүе күзәтелә.
Россельхозцентр белгечләре хәбәр итүенчә, эссе көннәр Башкортс тан киңлекләрендә саранчасыман корткычлар күпләп үрчүенә уңай мөмкинлекләр тудыра.
Тикшерү нәтиҗәләркенә караганда, Башкорнтстан киңлекләрендә 16 мең гектарда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә корткычлар күпләп үрчеп китеп зыян китерү ихтималы бар. Әлегә зарарлануның уртача күрсәткече кавадрат метрга 2 бөҗәк туры килә. Куергазы районында 45 гектардагы бер чәчүлектә квадрат метрда 8 бәҗәк булуы ачыкланган.
Әбҗәлил, Баймак, Хәйбулла райорннарында корткычларга каршы 150 гектар җирләрне инсектицидлар белән эшкәрткәннәр. Хәлне контрольдә тоту максатында, Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында фитомониторинг штабы эшли.
Бүген Русиянең 12 төбәгендә саранча күпләп таралу куркынычы яный. Ил киңлекләрендә 616,55 мең гектар җирләр саранчасыман корткычлар белән зарарланган. Авыл эшчәннәре алдында хәлне гадәттән тыш чиккә җиткермәү бурычы тора.

Читайте нас