Балтач таңнары
-8 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 июнь 2019, 13:17
Балтач районы хуҗалыкларында урак техникасын эшкә әзерлиләр
Балтач районы хуҗалыкларында ашлык суктыру агрегатларын техник карау үткәрүгә әзерли башладылар.
Район хуҗалыкларында уракка әзерләнә башладылар. Район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе графигына ярашлы, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлык җыйгыч комбайннарга техник карау үткәрү башланды.
„Восток” җәмгыятендә ашлык суктыруга көйләнгән ике берәмлек „Нива” комбайны исәпләнә. Агрегатларның берсен Григорий Калиев (рәсемдә) хезмәтләндерә.
Тәҗрибәле механизатор буларак, Григорий агрегатны техник стандартларга ярашлы файдалану мәсьәләсенә җаваплы карый. 1977 елдан ул комбайнчы. Хезмәт юлын СКД-5 комбаны штурвалы артында башлаган булган. Аннан соң бер „Нива” комбайны комбайнында егерме дүрт сезон хуҗалык басуларын иңләгән. Әле хезмәтләндергән „Нива”сы белән дә быел сигезенче урак сезонын каршылый. Техника кадерен аңлаган механизатор кулында файдаланылган агрегат яңага алыштыргысыз. Эшче барлык органнары көйле эшли.
Григорий Калиев комбайнын стандарт таләпләренә җиткереп ремонтлап, техник карау үткәрүгә әзерләп куйды. Аның агрегаты бүгеннән басуга эшкә кушылырга әзер.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"