—Элек бухгалтериядә сигез кеше эшли идек. Күп эшләр кулдан башкарылганлыктан, счет төймәләре тавышыннан бухгалтерия иртәдән кичкә кадәр яңгырап тора иде. Хәзер компьютер заманы. Берүзем эшләргә туры килә. Бер караганда, соңгы елларда бухгалтер эше җиңел сыман. Ә отчетлар элеккегә караганда да күбрәк,— ди Самат Йосыпов, бухгалтер эшенең төгәллек таләп итүен билгеләп. .
Утыз биш ел хезмәт стажына ия Самат Йосыпов егерме тугыз ел дәвамында баш бухгалтер вазифасын башкара. Шулай итеп хуҗалыкта барган барлык эшләрне финанс яктан тәэмин итүгә үзеннән өлеш кертә.
—Баш бухгалтердан уңдык. Еегерме ике ел дәвамында берлектә эшлибез. Саматны мин баш хәрефтән бухгалтер дип әйтер идем. Һәр тиен кадерле заманда хуҗалык производствосының көйле барышын исәп, анализ эше төгәл алып барган, Самат кебек үз эшенең осталары тәэмин итә,— ди „Восток” җәмгыяте директоры Газнәви Мусин баш бухгалтерына карата мәдхия сүзләрен белдереп.