Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 июнь 2019, 10:20

Республика Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов „А7Агро” компаниясе бүлекчәсендәге эш торышы белән танышты

Күптән түгел республика Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов эш сәфәре белән районга килде.

Күптән түгел республика Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов эш сәфәре белән районга килде.
„Районның потенциалы бик зур, булган җир ресурслары „А7 Агро-РБ” кебек компанияләргә нәтиҗәле эшләү мөмкинлеге бирә. Биредә майлы культуралар үстерү өстенлекле булып кала,” — диде Илшат Илдус улы.
Компаниянең „Иске Балтач” бүлекчәсе республиканың төньягында урнашкан һәм башка подразделениеләрдән дымлы климат белән аерыла — ел эчендә монда якынча 750 мм явым-төшем күзәтелә, ә бу рапс, җитен кебек культуралар үстерү өчен кулай.
„Быел без 2 мең гектар рапс һәм җитен чәчтек, алдагы елларга планнар — бу культуралар мәйданнарын киңәйтү,” — ди „А7 Агро-РБ”нең башкарма директоры Динар Кәлимуллин.
Бүлекчәнең 20 мең тонна сыешлы үз элеваторы бар, шулай ук эшкәртү өчен барлык инфраструктура — киптерү, тегермән комплекслары булдырылган.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев әйтүенчә, уңдырышлы җирләр һәм климат шартлары авыл хуҗалыгын уңышлы алып баруга булышлык итә.
„А7 Агро-РБ” компаниясе безнең районга өч ел элек килде, һәм без шундук аларның яклавын тойдык — эш урыннары булдырылды, җирләр эшкәртелә. Мондый предприятие булуы районның абруен арттыра. Киләчәккә безнең планнар зур, бергәләп үсешәчәкбез!” —ди Илгиз Әхвәс улы.
„А7 Агро-РБ” предприятиесе „А7 Агро” компанияләре төркеменә карый. Бу зур холдинг һәм аның эшенең үзенчәлеге производстводан алып әзер продукция сатуда.
Агрохолдинг авыл хуҗалыгы бизнесының төрле юнәлешләрен үстерә: басучылык (басу һәм яшелчә культуралары үстерү); терлекчелек (ит һәм сөт юнәлешендәге мөгезле эре терлекләр үрчетү); сөт һәм эчегән сөт производствосы; ит эшкәртү, ит эшкәртү һәм колбаса продукциясе; икмәк-булка һәм кондитер эшләнмәләре җитештерү; әзер продукцияне реализацияләү. Холдингның авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге суммар мәйданы Башкортстан Республикасы һәм Ырынбур өлкәләрендә 100 мең гектардан, ит һәм сөт юнәлешендәге мөгезле эре терлекләр саны 6,6 мең баштан арта. „А7 Агро” компаниясе үзенең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләренең географик яктан урнашуына аерым игътибар бүлә — экологик яктан чиста территорияләргә өстенлек бирелә. Шуңа күрә дә шушы таләпләргә идеаль җавап биргән Башкортстандагы өч район хуҗалыгы компания карамагында. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр банкы республикада 30 мең гектарга якын мәйданга тиң. 2017нче елдан Зиянчура районының Кузбәк авылында холдингның товарлыклы сөт фермасы эшли. Узган елның декабрендә компания шул ук районның Чебенки авылында яңа, заманча терлекчелек комплексын файдалануга тапшырды.
Агрохолдинг җирләрдән файдалануга рациональ файдалануга омтыла. Бүген холдинг предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы производствосын оештыруның һәм аны алып баруның алдынгы алымнары кулланыла. Шул исәптән, барлык процессларны заманчалаштыру, ГЛОНАСС системасы мониторингы. Соңгысы белән холдингтагы техниканың 80 проценты җиһазланган. Шулай ук компаниядә чәчү әйләнешендә балансланган структура булдыру, заманча технологияләр куллану һәм техник коралланышны яхшырту, мелиорацияләүне үстерү кебек бурычларга аерым игътибар бүленә. 2018 елда холдингта сугарыла торган җир мәйданнары 3 мең гектарга якын тәшкил итте, ә киләчәктә бу күрсәткечне 15 мең гектарга кадәр җиткерү күзаллана.
Шулай итеп, басучылыкта нәтиҗәлелекне күтәрү —„А7 Агро” агрохолдингында өстенлекле юнәлешләрнең берсе.
Читайте нас