Авыл хуҗалыгы
13 Июня 2019, 07:15

„Правда” җәмгыятендә механизатор Радик Вәлиев төп көчләрнең берсе

Бүген авыл хуҗалыгы тармагында туган җиренең чын патриотлары хезмәт сала.

Бүген авыл хуҗалыгы тармагында туган җиренең чын патриотлары хезмәт сала.
Чикләнгән җаваплылыктагы „Правда” җәмгыятендә дә шулай. Вакыт белән исәпләшми, үзләренә йөкләнгән эшкә зур җаваплылык белән караган уңганнар тота җәмгыятьне.
Радик Вәлиев гомерен механизатор һөнәренә багышлаган. Әлеге вакытта җәмгыятьнең „Беларус” тракторын хезмәтләндерә ул. Язгы кыр эшләренең уртасында кайнаган һөнәрман басуларга химик утау үткәрүне дә кыска вакыт эчендә башкарып чыкты.
Озак еллар дәвамында салган тырыш хезмәте лаеклы бәһаланган авыл уңганының. Ул республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Быелгы район Сабантуенда билгеләнгән хезмәт алдынгылары арасында аны да күрү хезмәттәшләре, авылдашларына горурлык хисе өстәгәндер.
Читайте нас