“Восток” җәмгыяте машина-трактор паркында бүген төп көч урып-җыю техникасын сафка бастыруга юнәлтелгән.
Яшел урак, урып-җыю кампаниясе уңышлы узсын өчен, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы техникасының тиешле таләпләргә туры килүе кирәк. Шул чагында гына эшне тоткарлыксыз, сыйфатлы итеп башкарып чыгып булачак.
«Восток» җәмгыяте җитәкчекленең бъген күңеле тыныч.
—Мондый игенчеләр булганда басулар тәрбиясез, терлекләр азыксыз кала, дип борчыласы юк. Мехнаизторлар кушканны да көтми, җаваплы эшләр алдыннан техника ремонтиына үзләре тотына. Чөнки алар бу җирләрнең хуҗасы. Яшәр өчен эшләргә кирәклеген аңлыйлар,— ди „Восток” җәмгыяте директоры Газнәви Мусин, игенчеләрнең хәстәрлегенә сөенечен белдереп.
Терлек азыгы хщзерләү звенлосы әгъзалары кырларга чыгарга боерык көтә. Күпъеллык үлән басуларында үсемлекләр чәчк ату фазасына керү белән, ургыч техника эшкә күмеләчәк.
Һәр механизаторга бер-ике берәмлек тагылма авыл хуҗалыгы тхникасы беркетелгән. Мәсәлән, Ильяс Галиуллин тагылма ургыч агрегатын хезмәтләндерә. Үләннәрне тезмәләргә салачак. Тагылма “Клевер” урып-ваклагычы да аның өстендә. Илдус Йосыпов та яшел урак чорында ике техниканы хезмәтләндерергә өлгерә. Иртәнге сәгатьләрдә тракторына ян-яклы тырма тагып чыгып, тезмәләрдәге үләннәрнең кибүен тизләтсә, печән кондиөиясенә җитү белән, күләмле азыкларны төргәкләргә җыеп кыскыч агрегатын тагып эшкә кушыла. Шулай ук Фәдис Хөснияров, Динар Хәбибуллиннар да яшел урак башлануын түземсезлек белән көтә.
—“Кейс”, “Палессе”, “Дон” кебек куәтле, үзөйрешле урып- ваклагычларны мактыйлар. Сүз юк, аларның җитештерү сәләте күпкә югары. Ләкин безнеке кебек зур булмаган хуҗалыкларга “Клевер” кебек тагылма урып-ваклагыч та җитеп арткан. Куәтле техника да көненә басудан 30-40 әрҗәне тутырып фермага озата, “Клевер” да шул ук күләмне үти. Үзйөрешле комбайнны бер көн эшләтү өчен 450 литр дизель ягулыгы кирәк. Ә “Клевер” га агрегатланган “Беларус” тракторы көненә 80 литр ягулык яндыра,—ди җәмгыять директоры, эшне оештырганда отышлы якларны карарга кирәклеген билгеләп.
Сабан туеннан соң, игенчеләрнең гадәттә атна чамасы тәнәфесе булып ала. Күренүенчә, “Восток”та бу тәнәфесне бушка уздырмыйлар. Механизаторларның эш сәгатьләре иртәгәсе көнне хәстәрләү белән үтә. Инде урып-ьыю техникасы ремонтына да тотынганнар.
— Быел кырык икенче урак сезонын каршылыйм. Игенче хезмәтен СК-5 комбайны штурвалы артында башлап җибәргән идем. Аннан соң ике “Колос” комбайны “туздырдым”. “Нива” комбайнында да эшләргә туры килде. Егерме дүрт ел дәвамында бер комбайн штурвалы артында эшләдем. Инде бу “Нива”ны “йөгәнләгәнемә” дә сигезенче ел. Ремонтлаганнан соң, сәагть кебек эшли,— ди комбайнчы Григорий Калиев, басуларга бъгенншн чыгарга әзер булуын белдереп.
Геннадий Ахтариевның игенче стаңы да хезмәттәшенекеннән бер елга гына күбрәк. Ул 1976 елдан башлап игенче хезмәтендә. Әлеге вакытта 1990 елда конвейердан чыккан “Нива” комбайнын хезмәтләндерә.
—Комбайным иске. Ләкин мин техника иске дип зарланмыйм. Искеме, яңамы, ашлык свуктыру агрегаты басудан ашлык җыярга тиеш. Ә бу комбайн өчен мин җаваплы. Аны мин уракка әзерләячәкмен һәм былтыргы кебек үк, басуларны иңләячәкмен,—ди Геннадий Ахатриев, игенче антына тугрылыгын белдереп.
Хуҗалыкның ындыр табагында да быелгы уңышны кабул итүгә әзерләүгә җиң сызганып эшкә тотынганнар. Склад мөдире Рафаел Җиһануров, аңа ярдәмләшүче Әгъдәм Сәхибгәрәев амббар техниксын сафка бастыруны төгәлләп килә.
—ЗАВ агрегатыы өчен 37 мең сумлык, калаклы тасма сатып алырга туры килде. Хәзер арзан деталь юк. Аның каравы, техника никадәр кул көченнән коткара, — ди Газнәви Мусин, чыгымнарсыз гына эш булмавын билгеләп.
Ремонт эшләре темпына караганда, „Восток” та яшел урак һәм урып-җыю чоры кмпанияләре барышында тоткарлыклар булмаячагына бүгеннән үк ышаныч бар.