Чикләнгән җаваплылыктагы „Правда” җәмгыяте эшчәннәре язгы кыр эшләрен һәм терлекләрне уңышлы кышлатуны тәэмин итеп, бөтенхалык бәйрәме Сабантуен матур күрсәткечләр белән каршылый.
Авыл хуҗалыгы тармагы үзенең тынгысыз, хезмәт сөючән фидакарьләре белән аерылып тора. Игенчелек, терлекчелектә башкалардан калышмый, районда алга бара „правда”лылар. Заман белән бергә атлап, алдынгылыкка, хезмәт шартларын яхшыртуга омтылып эшне оештыра, тырышларның хезмәтләрен күрә дә беләләр “Правда”да.
Бүгенге көндә унике кешене даими эш урыннары белән тәэмин иткән җәмгыятьтә сыналган, ышанычлы һөнәрманнар хезмәт сала. Җәмгыятьнең алдынгы механизаторлары Радик Вәлиев, Зәнфир Шәймәрданов, уңган терлекчеләре Фәнәви Садртдинов һәм Фәрхәт Гардиевлар тырыш хезмәтләре белән алдынгылар рәтенә баскан уңганнар.
Аларның барысының да туган хуҗалыкларында салган хезмәт стажлары берничә дистә ел белән исәпләнә.
Фәнәви Садртдинов Яңа Дүртекәй авылындагы фермада һәм Сәйтәк авылындагы сөтчелек фермасында яшь терлекләрне караучы Фәрхәт Гардиев
үзләре карамагындагы маллардан 583—577 грамм тәүлеклек артым алуга ирешкәннәр.
Алтмыш сигез яшендә дә яртакан эшеннән аерылмый Фәрхәт Фәүзи улы. Фәнәви Садртдинов исә хезмәттәшләренә Сәйтәк фермасында яңа тергезелгән абзар бинасы төзелешендә ярдәмләшергә дә өлгерә.
—Җиңел эш эзләмәдек, барыннан канәгатьбез, — ди уңганнар. — Терлекләр заманча шартларда асрала: төрле яшьтәге терлекләр вакытында тукландырыла, эчерелә. Кышкы айларда аслары алына. Җәйге айларда утарда асралалар. Сәйтәк фермасында терлекләргә азык тарату механикалаштырылган тәртиптә башкарыла. Бу эш өчен Наил Хәмәтнуров җаваплы.
Авыл кешесе үз хезмәтенең кирәкле булуын тоеп яши “Правда” җәмгыятендә.
Шундый уңганнар тырышлыгы белән авыл хуҗалыгының һәр тармагы тотрыклы эшли. Терлекчелек ел әйләнәсе игътибар сорый торган тармакта барлык технологияләрне төгәл үтәсәң генә яхшы сыйфатлы продукция алып булганлыгын аңлый җәмгыять уңганнары. Нәкъ аларның эш сөюе, туган җиргә тугры булуы табыннарыбызны мул, сый-нигъмәтле итә.