Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 июнь 2019, 13:37

Балтач игенчеләре Сабан туен лаеклы каршылый

Балтач районы игенчеләре язгы басуда 32700 гектарда чәчү эшләре башкарды. Кыр батырлары Сабан туен лаеклы каршылый.

Балтач районы игенчеләре язгы басуда 32700 гектарда чәчү эшләре башкарды. Кыр батырлары Сабан туен лаеклы каршылый.


Авыл хуҗалыгы— районыбызны материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак. Муниципаль берәмлек субъектларында яшәгән халыкның күпчелеге авыл тормышына таянып яши.
Ин мөһиме районыбызның аграр сәнәгать комплексы соңгы елларда уңай үзгәрешләр кичерә. Районыбыз Башкортстанның төньяк төбәкләре арасында чәчү мәйданнарын кыскартмаган берәмлек исәбендә. Аграрийлар язгы чәчүне кулай вакыт эчендә яхшы сыйфат белән башкарып чыкты. Шагыйрь әйтмешли, эш беткәч уйнарга да ярый. Хәер, авыл тормышында эш бетеп тормый. Шулай да Сабан туен авыл эшчәненең горур рәвештә бәйрәм итәргә хокукы бар. Авыл эшчәннәре милли бәйрәмне нинди уңышлар, прблемалар һәм максатлар белән каршылый? Гәзитебез хәбәрчесе шул хакта кызыксынып район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Әсхат улы Хабиповка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
* * *

— Фларит Әсхәтович, Районда язгы-кыр эшләре тәмам. Авыл эшчәннәре бүген нинди максатлар белән яши.

—Балтач районы игенчеләре игенчелек тармагында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте куйган максатларга иреште дип әйтергә нигез бар. Бөртекле һәм кузаклы икмәк кулҗтураларын чәчүне 25 майга төгәлләүгә иршетек. Моңа язның иртә килүе дә булышлык итте. Былтыр чәчү эшләрен 5 майда башлаган булсак, быел район кырларына беренче агрегат 26 апрель көнендә чыкты. “Луч”, “Рассвет”, “Россия”, Восток, “Правда”, “А7-АГРО” җәмгыятьләре, Куйбышев исемендәге, “Дильмиев индивидуаль предприятиесе” игенчеләре хезмәт темпын югары тотты. Иртә культуралар район басуларында барлыгы 32700 гектарда урнаштырылды. Бүген “А7-АГРО” җәмгыяте басуларында җитен чәчү эшләре бара. Шулай ук берничә хуҗалыкта силос өчен кукуруз чәчү эшләрен төгәллисебез бар. Күпчелек хуҗалыкларда инде химик утау эшләренә дә тотындылар. Чөнки яңгырлардан соң, көннәр җылыну белән игеннәр генә түгел, чүп үләннәре дә ныклап үсүгә кузгалды. Чүп үләннәренә каршы көрәш чараларын яшел уракка кадәр төгәлләү бурычы тора. “А7-АГРО” җәмгыятендә инде арыш чәчү өчен җир эшкәртү эшләрен дә башлап җибәрделәр.

Кыскасы, авыл эшчәннәре табыш алу, табыннарны сыйлы итү җмаксаты белән ял белми эшләвен дәвам итә.

—Сабантуй алдыннан чәчүлекләр торышын бәһалау гадәте дә бар...

Елның елында Сабан туенда хезмәт ярышына йомгнак ясала. Игенчелек тармагында җиңүчеләрне нәкъ менә шул чәчүлекләрне комиссия тарафыннан кабул итү нәтиҗәләре буенча билгеләргә булдык.

—Гадәттә, Сабан туенда терлекчелек тармагында кышкы чорда продукция җитештерү йомгакалары да билгеләнә. Бу тармак эшчәннәре бәйрәмгә нинди уңышлар белән килә?

Бу өлкәдә дә җитештерү темпын узган еллар күрсәткечләреннән төшерми, ничек тә күбрәк табыш алу максаты белән эшлибез. Әлегә продукцияне сатып алу бәяләре дә канәгатьләнерлек. Эшкәртү предприятиеләре сөтнең килограммын 18 сумга кабул итә. Әлеге вакытта узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда. Сөтне тәүлегенә 4 тоннага күбрәк җитештерәбез. Продуктивлыкны күтәрү максатында, малларны яңарту өстендә эш алып барыла. “Рассвет”, “Богдан” җәмгыятьләрендә токымлы, яшь таналар алып кайттылар. Ел дәвамында 240 баш яшь тана сатып алу максаты куйган идек.

Куллану базарын терлекчелек продуктлары белән баетуда кече хуҗалыклар өлешен күтәрү юнәлешендә дә эшне дәвам итәбез. Былтыр 7 райондашыбыз “Эшкә башлап тотынучы фермер” республика программасы чикләрендә грант алганнар иде. Быел авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнергә теләк белдергән җиде кеше дәүләт ярдәменә дәгъва итә.

—Гореф-гадәт буенча, ата-бабаларыбыз Сабантуйдан кайтып, кичен болыннарда яшел урак эшләрен башлап җибәргән. Җәйге мәшәкатьләргә күмелү алдында торабыз...

Күпчелек хуҗалыклар бүгеннән яшел уракка төшәргә әзер. Техник яктан тоткарлык булмаска тиеш. Һәр елгдагыча, терлек азыгы хәзерләү эшләрен оештыру мәсьәләләрен белгечләр катнашлыгында узачак киңәшмәдә дә караячакбыз. Күпьеллык үлән басуларында яшел масса уңышы мул булыр дигән өметтә торабыз. Чөнки быелгы һава шартлары уңай килә.

Бүген амбар техникасын ремонтлау, ашлык саклагычларны уңыш кабул итүгә әзерләү эшләрен җәелдерү дә алда тора. Иң борчыган мәсьәлә, хуҗалыкларда комбайн паркы белән хәл авыр. Берничә хуҗалыкта яңа комбайннар сатып алу өстендә эш алып баралар. Гомумән, предприятиеләрдә авыл хуҗалыгы техникасы паркын заманча техника белән яңарту юнәлешендә, мөмкин кадәр, эш алып барачакбыз.

— Сабантуй уңаеннан районның аграр сәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә нинди теләкләр җиткерер идегез!
— Беренче чиратта районыбызның авыл хуҗалыгы тармакларында бүгенге уңышларны тәэмин итүгә тырышлык салган барлык игенчеләргә, терлекчеләргә, милли бәйрәм уңаеннан рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Хөрмәтле авыл эшчәннәре! Алдагы елларда да Сабантуй горурлыгы булырсыз дип ышанам. Ныклы сәлмәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, хезмәтегездә тагын да югары кәрсәткечләргә ирешүегезне телим.

Әңгәмәдәш: Дамир ХӘЙРТДИНОВ.

Читайте нас