Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 Май 2019, 13:28

«Луч» җәмгыятендә җәйге шартларда сөт җитештерү турында сөйләштеләр

«Луч» җәмгыятендә хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре хакимиятләре башлыклары, терлекчелек тармагы белгечләре катнашлыгында, узган киңәшмәдә җәйге шартларда сөт җитештерү мәсьәләләре турында сүз барды.

«Луч» җәмгыятендә хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре хакимиятләре башлыклары, терлекчелек тармагы белгечләре катнашлыгында, узган киңәшмәдә җәйге шартларда сөт җитештерү мәсьәләләре турында сүз барды.


Көтүлекләрдә яшел үлән баш төртү белән, терлекчекләр малларны җәйге лагерьларга күчерү хәстәрен күрә.
Бүгенге район хуҗалыкларындагы сөтчелек фермаларының барысы җәйге шартларда эшли. Савыым сыерларын җәйге лагерьларга вакытында күчерепп, яшел чирәмгә бастыруның әһәмияте зур. Чөнки белгечләр билгеләвенчә, еллык сөтнең 50-60 проценты җәйге чорда җитештерелә.
Әлбәттә, мәшәкатьсез генә эш булмый. Продукция алуга кире йогынты ясамас өчен, җәйге лагерьларны алдан ремонтлау кирәк. Саву һәм сөтне салкынайту, су белән тәэмин итү корылмаларын һәм башкаларны продукция җитештерүгә уңай йогынты ясарлык хәлдә булуы мөһим.

Бу яклап уңай үрнәкне күрсәтү максатында, “Луч” җәмгыятенең Түбән Сикияз сөтчелек фермасы җәйләвендә район киңәшмәсе узды.
1980 еллар ахырында сафка кертелгән җәйге лагерь. Җәмгыять директоры Марат Габидуллин билгеләвенчә, бүген биредә 310 савым сыеры. Алты савучы эшли. Сыерларны биш терлекче көтүли. Җәйләүдә барлык шартлар җиткерелгән. Сыерларны саву өчен ике зал. Сөт салкынайткычта туплана. Тулай савым анда сыймаган очракта тагын да запас танк бар. Сөтнең сыфатын ачыклау өчен лагерь үз лабораториясе белән җиһазландырылган. Иң мөһиме утарлар чиста. Анда тупланган тиресне күптән түгел басуларга чыгардылар.

—Әлеге вакытта “Луч” сөтчелек тармагында әйдәүче хуҗалык. Бүген хуҗалык биш тоннадан артык сөт сата. Гомумән, бу көннәрдә сөтчелек тармагында район буенча
Уңай динамика күзәтелә. Былтыргыдан көнлек сөт сату күләме 4 тоннага артык. Акчада исәпләгәндә бу 80 мең сум дигән. Бу темпны төшермәскә кирәк,—диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Киңәшмәдә шулай ук малларда җәйге чорда очрый торган чирлерне профилактикалау турында сүз барды. Терлекләрне төрле бөҗәкләрдән, күбенүдән саклау мәсьәләләре дә күтәрелде.
“Луч” җәмгыяте игенчеләре бүген яшел уракка әзер булуларын да күрсәтте. Ләкин аңа кадәр кукуруз, судан үләнен чәчү эшләрен төгәллиселәре бар.

—Күп дигәндә, атна-ун көннән терлек азыгы хәзерләүгә тотыныр вакыт җитә. Техника булуы бер хәл. Ләкин тотып эшләүче булмаса, нәтиҗәгә ирешеп булмый. Бездә төп байлык кешеләр. Һәр техника мехнимзатор белән комплектланган. “Дон” төрендәге ике берәмлек урып ваклагычыбыз бар. Шулай ук печән хәзерләү өчен кирәкле техника җитәрлек,—ди Марат Габидуллин, техник коралланыш югары темп тәэмин итәрлек булуын билгеләп.
“Луч” та 1,5 мең тонна сусыл азык сыешлы җиде баз бар. Аларның һәрберсен атна-ун көн эчендә тутырып каплау максаты кула. Яшел масса туплау барышында консервантлар кулланыла. Шул сәбәпле, сусыл азыкларның яхшы саклануын тәэмин итәләр. Биредә күләмле азыклар да складларда саклана.
—Барлык хуҗалыкларда да эшне “Луч” җәмгыяте үрнәгендә оештырырга кирәк,—диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев киңәшмәгә йомгак ясаганда.
Читайте нас: