Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 Май 2019, 16:24

Балтач районы хуҗалыкларында соңгы культураларны чәчүгә керештеләр

Балтач сорт сынау участогында язгы чәчү төгәлләнү алдында. Басуларында ярма һәм майлы культуралар чәчү эшләре бара.

Балтач сорт сынау участогында язгы чәчү төгәлләнү алдында. Басуларында ярма һәм майлы культуралар чәчү эшләре бара.

—Бу кырда карабодай үсәчәк. Басуларыбызда соңгы культураларны чәчүгә керештек,— диде Балтач сорт сынау участогы агорномы Рәфис Галиханов, предприятие басуларында язгы чәчү ахырына якынлашуын белдереп.
Гадәттә, карабодайны соңрак чәчәләр. Шулай да аны урнаштыруның да үз вакыты бар. Безнең туфрак-климат шартларында ярманың бу культурасын 10 июньгә кадәр чәчеп калу яхшы. Ул бик тиз шытучан. Җирдә дым җитәрлек булганда, көннәр җылы торса, басуның бер ягын чәчеп бетереп икенче ягында эшкә тотыннганчы орлыклар борын төртә.
Бер караганда карабодайны чәчәргә әле иртәрәк тә сыман. Шулай да игенчеләрнең агротехник вакыт җиткәнен көтеп, җирдәге дымны югалтасы килми. Әле рапс культурасы да чәчәселәре дә бар.
Светлана сортлы карабодай предприятиенең производство чәчүлекләре мәйданнарында җиде гектарда урнашачак. Биредә ул орлыкларын үрчетү максатларында үстерелә.
Механизатор Зиннур Гыйниятуллин, үзенә ярдәмләшүче Зөлфәт Гарифуллин, Илфир Кыямовлар белән, карабодай чәчүне төгәлләү белән рапс урнаштыру эшләренә тотыначак.
—Күп дигәндә, ике көнлек эшебез калды,—ди Рәфис Галиханов, бу елдагы язгы кыр эшләре югары темпта алып бьарылуын билгеләп.
Рапсның Юбилйная сортын чәчәргә планлаштырганнар. Производство чәчүлекләре мәйданнарында ул 5-6 гектарда урын алачак.
Балтач сорт сынау участогы кырларында барлыгы ике йөз гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырылды. Сынау түтәлләрендә бөртекле, кузаклы, терлек азыгы, ярма һәм техник культураларның 200 дән артык сорты сыналачак быел. Ә прозизводство чәчүлекләре үрчетү питомникларында да яңалык бар. Быел орлыкларын үрочетү максатларында арпаның—памяти чепилова, бодайның архат сортлары урнаштырылган. Производство чәчүлекләренең күбрәк өлешен бодай басулары тәшкил итә. Биредә ул 90 гектарга якын мәйданда урын алган.
Балтач сорт сынау участогында инде пар җирләрен эшкәртүгә дә керешкәннәр. Бу көннәрдә бер агрегат басуларга минераль ашламалар кертү эшләре белән шөгыльләнә.
Читайте нас: