Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 Май 2019, 13:52

“Мотор” җәмгыятендә бөртекле культуралар чәчүне төгәлләү алдындалар

"Мотор" җәмгыятендә үзенчәлекле чәчү әйләнеше буенча эшлиләр.

"Мотор" җәмгыятендә үзенчәлекле чәчү әйләнеше буенча эшлиләр.

Авыл эшчәннәренә май бәйрәмнәрен кырда каршыларга туры килә. Быелгы яз игенчене аеруча тиргә төшерә. Чөнки май кояшы чамадан тыш кыздыра. Туфрактагы дым күзгә күренеп югала. Мондый чакта игенчегә чәчү эшләрен ничек тә тиз арада башкарып калу хәерле.

“Мотор” җәмгыятендә моны яхшы аңлыйлар. Эшләрнең комплекслы барышыннан ук күренә бу.
Куәтле биш трактор җир эшкәртүгә “җигелгән”. Механизатор Марат Гарифуллин, Мәгъдән Шакиров, Мөнәвир Гатиятов, Рәмзил Гыйләҗетдиновлар туфракны дискалы тырмалар ярдәмендә йомшарта. Артларыннан ук Александр Сидоров, Владимир Антроповлар чәчү эшләренә тотына. СЗ-5,4 агрегатларын хезмәтләндерә алар.Чәчү эшләренең ритмлы барышында Рөстәм Шәйхуллинның да өлеше зур. Чәчкечләр эшендә тоткапрлык булмавы аның өлгерлегеннән дә тора. Агрегатларны ул орлык материаллары белән тәэмин итә. Механизатор Әлфрит Абдуллин артыннан орлыклар шытым бирүен көтәсе генә кала. Биредә ул чәчелгән басуларда катуклау үткәрә.
Җир эшкәртү, чәчү культурасы зур “Моторда”. Туфрак эшкәртелгән басуларда йодрык кадәр бер кәс тә тапмыйсың. Кырларда үз структурасына тиң туфраклар. Орлык тиешле тирәнлеккә күмдерелә.

Шушы көннәрдә моторлылар эше белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев танышты. Игенчеләр эшеннән канәгать булуын белдерде.
—Балтач звеносында бөртекле культуралар урнаштырабыз. Май аеның икенче декадасында биредә чәчүне төгәлләргә исәп тотабыз,—ди җәмгыятьнең башкарма директоры Марсель Закиров, эш планнары белән таныштырып.
Ә Курач, Көндәшле звеноларында ярма культуралары урнаштырырга планлаштырганнар. Дөрес карар. Үзенчәлекле чәчү әйләнешенең сәбәбе дә бар. Бу тарафларда туфрак соңлап өлгерә. Ә карабодай җылы яратучан культура. Аны, гадәттә, июнь аенда чәчәләр.
—Балтач тирәсендәге кырларда эшләрне төгәлләү белән карабодай чәчү өчен җир эшкәртүгә тотынабыз. . Маржиналь культураны чәчүне дә озакка сузмаячакбыз Сабан туена кадәр язгы басу эшләрен төгәлләргә исәп,—ди хуҗалык җитәкчесе игенчеләрнең язгы басуды бурычлы калмаячагын билгеләп.
Читайте нас: