Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 Май 2019, 17:17

“Луч” басуларына органик ашламалар чыгарыла

"Луч" җәмгыяте басуларына 300 гектарда органик ашламалар чыгарачаклар.

"Луч" җәмгыяте басуларына 300 гектарда органик ашламалар чыгарачаклар.
„Луч” җәмгыяте кырларының кырларының уңдырышлыгыгы түбән. Чөнки хуҗалык файдалануындагы җирләрнең барлык өлешен дә соры урман туфраклары тәшкил итә. Туфракны минераль матдәләр белән баетмый торып югары уңышка өмет итеп булмый “Луч” кырларында. Минераль ашламалар дефицит түгел. Акчаң гына булсын...
— Булганның кадерен белергә кирәклеген кыйммәтчелек үзе өйрәтә. Минераль ашламаларның иң арзанының тоннасы 14-15 мең сум тора. Катнаш минераль ашламаларның тоннасын 20-25 мең сумга ук тәкъдим итәләр. Басуларга органик ашламалар чыгару байтак күләмдә акчаны янда калдырырга булышлык итә, — ди „Луч” җәмгыяте директоры Марат Габидуллин, басуларның уңдырышлылыгын күтәрү чаралары әһәмиятен билгеләп.
Басуларга органик ашламалар чыгару хуҗалык өчен бик отышлы. Черемәнең тәэсире алты-җиде ел дәвам итә. Чыгымнарны субсидиялиләр. Басуларны органик ашламалар белән сугару район программасы да гамәлгә ашырыла. Былтыр „Луч”та 200 гектарга якын мәйданда басуларга черемә чыгарганнар. Чыгымнарның 20 процентын хөкүмәт субсидияләгән. Ә быел бу эшкә тотылган чыгымнарның 35 процентын ук кайтармакчылар. Мондый уңай мөмкинлекләр булганда, бу юлы “Луч”та 300 гектар мәйданга органик ашламалар чыгарырга планлаштыралар. Гектар исәбенә 30-40 тонна черемә кертергә исәпләре.
Максатларны тормышка ашыру өчен хуҗалыкка елның-елында Агыйдел шәһәреннән “Зиннур Исхаков индивидуаль предприятиесе” хезмәткәрләре ярдәмгә килә.
Әлеге вакытта Түбән Сикияз сөтчелек фермасы җәйләве утарында өлгергән черемәне басуларга чыгаралар. Экскаваторчы Руслан Нестеровның тик торырга вакыты юк. Водитель Зөфәр Дәүләтшин, Зиннур Исхаковлар басу-җәйләү маршрутҗында өлгер йөри. Шушы көннәрдә транспорт чараларын тагын бер берәмлек КамАЗ тулыландырачак. Әлфрит Исхаков та менә-менә килеп җитеп, эшкә кушылырга тиеш.
Җәмгыять механизаторы Илфир Галиханов та бу көннәрдә басуларга органик ашламалар чыгару эшләрендә кайный.
—Хуҗалыкта төп чәчү эшләре төгәлләнде. 400 гектарда кукуруз, сорго кебек терлек азыгы культуралары гына чәчәсебез калды. Т-150 тракторларыбыз эштән бушады. Алар да органик ашлама чыгару звеносын тулыландырачак,—ди хуҗалык җитәкчесе эшләрне югары темпта алып бару максатын куеп.
Чимал җитәрлек. Җәйләүләр утарлары, сөтчелек фермалары тирәсе чистарып калуы да яхшы. Ә максатларны тормышка ашыручылар өчен эш фронты булуы мөһим.

Читайте нас: