2019 елда башлап эшкә тотынган фермерларга, гаилә авыл хуҗалыгы фермаларын үстерүчеләргә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының материаль-техник базасын ныгытуны яклау йөзеннән грантлар алуда катнашучыларны сайлап алу конкурсы үткәрелә.
Анда заявка бирү шартларына җавап биргән гражданнар катнаша ала. Заявка бирү шартлары, бәһалау критерийлары, сайлап алу конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү урыны һәм вакыты турында тулы мәгълүматны район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алырга була.