Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 Май 2019, 17:15

“Луч”та чәчү темпын кызу тоталар

"Луч" җәмгыяте игенчеләре язгы чәчү үткәрелгән мәйданнарны көн саен йөзләрчә гектарда киңәйтә бара.

"Луч" җәмгыяте игенчеләре язгы чәчү үткәрелгән мәйданнарны көн саен йөзләрчә гектарда киңәйтә бара.

“Луч” җәмгыятендә язгы кыр эшләре егерменче көн дәвам итә. Май башындагы явымлы көннәрдә генә эш беркадәр тукталып торды.
Ә кояшлы аяз көннәрендә язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Кырларны дистәләгән агрегат иңли.
Лучлылар быелгы язгы кыр эшләрен арыш чәчүлекләрен минераль ашламалар белщн тукландырудан башлап җибәргәннәр иде. “Рубин” махсус техникасы ярдәмендә аммиак селитрасы белән тукландыргач, соңгы көннәрдәге җылы яңгырлар шифасын да алып, чәчүлекләр үсүгә кузгалды. 470 гектар мәйданда урнашкан чәчүлекләрдә бүген механизатор Владимир Русиев , Филгат Сафетдинов, Рузил Сәлимгәрәевлар тырмату үткәрә.
Ә Илдар Фаманов бүген үзенең 46 яшен дә эш өстендә каршылады.
—Туган көнне өйдә бәйрәм итә торган вакытмы ни. Көне елны туйдыра торган чак бит. Туган көнне билгеләргә эштән соңгы ял вакыты да җитә,-- ди Илдар шаяртып.
Бу көннәрдә ул үзенә ярдәмләшкән Дамир Хәмәтшин, Леонид Байбулатов, Илфат Галинуров, Ренат Фарваевлар белән солы чәчү эшләренә күмелгән.
Җәмгыять басуларында 600 гектарга якын мәйданда язгы чәчү үткәрделәр. 1440 гектарда дым каплату эшләрен игенчеләр күптән тәмамлады. Күпьеллык үлән чәчүлекләрен тырмату эшләре дә артта калды.
Хәзер төп куәт туфрак алды культвациясе үткәрү һәм чәчүгә юнәлтелгән. Культиаватор агрегатларының берсен механизатор Миңнехан Галиханов хезмәтләндерә.
—Миңнеханга яңа гына сатып алынган культватор йөкләдек. Т-150 тракторына агрегатланган техника белән көненә дистәләрчә җир эшкәртә. Чәчү агрегатлары эшендә тоткарлык тиудырмый. Гомумән игенчеләр тырышлыкларын тигез сала. Берсен мактап, икенчесен хурларлык түгел,—ди җәмгыять директоры Марат Габидуллин, игенчеләр эшеннән канәгать булып.
Әлегә “Луч” басуларында 360 гектарда бодай, 200 гектардан артык мәйданда солы урын алган Башкарылган эшләрнең 200 гектары механизатор Григорий Александров экипажы өлеше. Илдар Фаманов һәм Фрикс Тимиряевлар башкарган эш күләме дә инде дистәләрчә гектарларда исәпләнә.
Синоптиклар алдагы көннәрдә коры һава шартлары вәгъдә итә. Уңайлы һава шартлары эш өчен яхшы. Ләкин кояш кыздырганда дым кадерен дә алар яхшы аңлый. Шуңа да эшне кыска тотарга омтылалар.
Читайте нас в