Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 апрель 2019, 17:13

Балтач кырларында язгы чәчү “Буразна бәйрәме”ннән башланды

Бүген Куйбышев исемендәге кооперативта язгы чәчүне халык йолалары буенча башлап җибәрделәр.

Бүген Куйбышев исемендәге копперативта районда беренчеләрдән булып чәчү эшләрен башлап җибәрделәр.


Язгы чәчү һәр игенче тормышында дулкынландыргыч вакыйга. Аның күңеле мул уңышка ышаныч белән тулы. Уңыш күктән төшмәгәнлеген, моның өчен җиргә тир тамазырга кирәклеген игенче яхшы аңлый. Шулай да илаһияткә ышану да кирәк. Табигатькә ихтирам күрсәтсәң, ул да сине мул уңыш белән сөендерә, дип ышанган ата-бабалар.


Куйбышев исемендәге кооператив басуларында язгы кыр эшләре 11 апрель көнендә башланган иде. Язгы чәчү башлануны игенчеләр традицион Беренче буразна бәйрәме белән билгеләп үттеләр. Чәчүгә чыгу крестьян өчен элек-электән бәйрәм булып исәпләнгән бит.


Куйбышев исемендәге кооперативта чәчү эшләре Балтач звеносы басуларыннан башланып китте. “Рассвет” җәмгыяте чигендәге 40 гектар мәйдандагы басуда моннан берничә көн элек механизатор Фәрит Галләмов, Илфат Хәсәновлар туфракка дискалау үткәргән. Ә бүген бу кырга механизатор Финат Галимҗанов чәчү агрегатын алып чыкты.


Беренче буразна бәйрәме кырда эшләүче механизаторлар катнашлыгында үтте. Игенче тырышлыгын табигать тә хупласын дигән теләкләрне дин әһеле Рамил Шәяхмәтов Коръән сүрәсе аша җиткерде.


Ә белгеч фатихасын игенчеләргә Куйбышев исемендәге кооператив рәисе Фәрит Сафин, агрономы Фларит Сафин, райолн Хакимияте авыл хуҗалыгы бүлеге агрономы Фәрит Солтанов бирделәр. Буразналарга чиләктәге солы бөртекләрен сиптеләр, җир өстенә йомыркалар тәгәрәттеләр. Алар артыннан басуда чәчкеч агрегаты беренче орлыкларны җиргә күмдерде.. .Хәерле сәгатьтә!


—Былтыр Куйбышев исемендәге кооперативта чәчү эшләре 12 май көнендә башланган булган. Быел яз иртәрәк килгәнен күреп торабыз. Әле көннәр салкынча тора. Бер караганда чәчүгә иртәрәк тә сыман. Көннәр җылынганын көтсәк, җирдә дым югала бит. Әле туфрак өлгергән басуларга тышчалы культуралар чәчә торабыз. Бу басуга стригунок сортлы солы чәчбез,—ди агорном Фларит Сафин, быел чәчү эшләре иртә башлануын исәпкә алып.


Бу звенода чәчү эшләренең комплекслы барышы Радим Имамов, Рөстәм Әхтәмов, Денис Әхмәтов, Фәрит Нәбиев, Илүс Шәриповлар тырышлыгыннан тора.

Куйбышевлылар 1520 гектарда язгы чәчү үткәрергә планлаштыра. Әлеге вакытта хуҗалык кырларында дым каплату эшләре бара. Ильвир Хәсәнов, Айдар Муллануровлар хезмәтләндергән агрегатлар дискалау үткәрү эшләренә “җигелгән”.


—Кышның явым төшемгә мул килүе җирәрнең кардан тигез ачылмавы арыш чәчүлекләренең уңышлы кышлавына беркадәр аяк чалды. Йөз гектардан артык мәйданда арыш чәчүлекләренең торышы бик үк канәгатьләнерлек түгел. Бозып чәчәргә туры килмәгәе дип шөбһәләнеп торабыз. Шуңа да чәчүне халык өолаларына таянып башларга карар иттек. Көз башында биредә дулкынланып торган иген басу ын күреп сөенсәк иде, —ди хуҗалык рәисе Фәрит Сафин мул уңышка өмет баглап.

Читайте нас: