Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 апрель 2019, 12:49

Башкортстанда уҗым ашлыклары һәлак булу сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан ителергә мөмкин

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Башкортстанда уҗым ашлыклары һәлак булу сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан ителүе мөмкин.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Башкортстанда уҗым ашлыклары һәлак булу сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан ителүе мөмкин.
Һүз, атап әйткәндә, көньяк урман-дала – Чишмә, Благовар, Бүздәк, Кырмыскалы, шулай ук Урал алды зонасы районнары хакында бара, дип хәбәр итәләр «Башинформ» агентлыгына республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Әлеге вакытта чәчү мәйданнары тикшерелә. Якынча мәгълүматларга ярашлы, аерыуча уҗым бодае зыян күргән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча уҗым ашлыкларының һәлак булуы аркасында Башкортстанда гадәттән тыш хәл кертергәме, юкмы икәнлеге турында карар кабул ителергә тиеш.
Республикада уҗым ашлыклары һәлак булуының сәбәбе — уңайсыз һава шартлары һәм бөртеклеләрнең чирләре. Аграр ведомствода әйтүләренчә, җир туңып өлгермәгән, туңмаган туфракка кар яткан. Шул сәбәпле гөмбә авыруы өчен уңайлы шартлар барлыкка килгән.
Башкортстанда уҗым культураларының гомум мәйданы – 429 мең гектар. Әлегә ничә гектарның яңадан чәчелергә тиешлеге турында анык мәгълуматлар юк.
«Республикада гадәттән тыш хәл кертелгән очракта, аграрийларга китерелгән зыян федераль казнадан каплана. Әйтик, чәчү мәйданы страховкаланган икән, 100 процент каралган. Страховкаланмаган очракта, 50 процент кына», — ди Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат секретаре Алмаз Галимов.
Читайте нас: