Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 апрель 2019, 16:21

“Луч” җәмгыяте кырларына “Айгизәр” төште

"Луч" җәмгыяте кырларында уҗым культуралары чәчүлекләрен минераль ашламалар тукландыруда башкаланың "АгроСила" җәмгыяте ярдәм күрсәтә.

"Луч" җәмгыяте кырларында уҗым культуралары чәчүлекләрен минераль ашламалар тукландыруда башкаланың "АгроСила" җәмгыяте ярдәм күрсәтә.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә туфрак өлгергән кырларда күпьеллык үләннәр чәчүлеккләрен тырмату, дым каплату эшләре тулы куәткә бара. Ә җир тигез өлгермәве кайбер эшләрне вакытында башкаруга аяк чала. Мәсәлән, уҗым культуралары чәчүлекләрен җир дымлы чагында минераль ашламалар белән тукландырып калу яхшы. Ә туфрак әле тракторга агрегатланган чәчкеч эшләрлек дәрәҗәгә җитеп өлгермәгән. Мондый чакта махсус техника ярдәмгә килә.
Рациионализаторлар тик тормый бит. Русиядә коралдан башка яхшы техника эшли белмиләр дип әйтәләр дә ул. Авыл хуҗалыгы техникасы арасында да игенче теләгән агрегатларны җитештергән заводлар бар.
Соңгы елларда язгы басуда пневмойөрештәге махсус техника эшләгәнен еш күрергә туры килә. Халык телендә “Айгизәр” дип йөртәләр аны. Чынлап та, аның тышкы кыяфәте Җир техникасына охәмаган. Аның каравы, тизлеге Айгизәрнекеннән күкпкә югары.
Бу техниканың төрләре күп. Аны АвтоВАЗ да чыгара. Самара өлкәсе Волжск районында бер кече предприятиедә дә җитештерәләр. Әлеге вакытта “Луч” җәмгыяте кырларын иңләгән агрегат та шушы предприятиедә чыгарылган. “Рубин” төрендәге, коела торган материаллар сибә торган агрегат. Башкаланың “АгроСила” җәмгыятеннән ярдәмгә килгәннәр. Руль артында Урал Зекриев.

— Бу агрегатта әле беренче ел гына эшлим. Бик уңайлы техника, төрле һава шартларында да эшләргә була. Туфрак өлгермәгән басуда да ул батмый. Көпчәкләр конструкциясе җиргә ул кадәр басым ясамый. Нәтиҗәдә, агрегат эшләгән басуда үсемлекләргә зыян килми. Көнгә 250-300 гектар җиргә минераль ашламалар кертергә мөмкин. Уңайлы басуларда сәгатенә егерме биш гектарда эш башкарганым да бар,— “Рубин” операторы, Урал Зекриев агрегат мөмкинлекләрен исәпкә алып.
Башкала ярдәмчеләре әлегә кадәр Тәтешле районы хуҗалыкларын “сугарган”. “Луч” җәмгыятендә 470 гектарда эш башкару бурычы тора.
«Рубин» эшен 30 гектардагы житница сортлы тритикале чәчүлеген “сугару”дан башлады. Житница—бодай линиясе өстенлек иткән гибрид ул. “Луч” кырлары “Рубин” өчен ке көнлек эш күләме дигән сүз.
— Шушы максатлар өчен 47 тонна минераль ашлама сатып алдык. Чәчүлекләребезнең һәр гектары 100 килограмм күләмендә минераль сый алачак. Ярдәмчеләр бушлай эшләми дә бит. Аның каравы, әле җирнең дымга тулы чагы. Сибелгән ашламалар агрегат артыннан ук эреп җиргә сеңеп бара. Басу классик чәчкеч белән керерлек дәрәҗәгә җитеп корыгач, традицион агрегат белән үзебез ашлама кертсәк, нәтиҗә әлләни булмас иде. Язгы культураларны чәчкәндә дә минераль ашламалар кулланачакбыз. Планда һәр гектарга 30 килограмм күләмендә ашлама кертергә исәп, — җәмгыять директоры Марат Габидуллин, язгы кыр эшләре чорына максатлары белән уртаклашып.
Ашлама кертүчеләргә әлеге вакытта Әнвәр Шәйхуллин, Финур Сафетдинов, Филгат Сафетдиновлар ярдәмләшә. Алар моңа кадәр дә тик тормаганнар, Мәсәлән, Филгат Сафетдинов Тутагач звеносында 200 гектарда күпьеллык үлән чәчүлекләрен тырматкан. Әлеге вакытта Ташлы Елга, Тутагач звеносы кырларында ике агрегат дым каплату эшләренә “җигелгән”. Бу операцияне барлыгы 1445 гектарда башкарасылары бар.
Игенче кырларны сагынган. Эш башлануын ул түземсезлек белән көтә. Чөнки ул төп хезмәт хакын җирдә эшләгәне өчен ала бит.
—Бер-ике көн эчендә уҗым культураларын өстәмә тукландыруны тәмамларга тырышабыз. Алда безне тагын да зур эшләр көтә,—диләр эшлим дип янып торган “Луч” игенчеләре.
Читайте нас: