Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 апрель 2019, 17:31

Балтач районы хуҗалыкларында дым каплатуга керештеләр

Балтач сорт сынау участогы, "Рассвет" җәмгыяте игенчеләре бүген дым каплату эшләрен башлап җибәрде.

Балтач сорт сынау участогы, "Рассвет" җәмгыяте игенчеләре бүген дым каплату эшләрен башлап җибәрде.
Район басуларында кыр эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Әлегә кадәр тырма агрегатлары күпьеллык үлән басуларын иңләсә, игенчеләр туфрак өлгергән басуларда инде дым каплатуга да керештеләр.
—Басулар кардан тигез ачылмады. Яңгырлар булмады бит. Юеш урыннар да очрый. Ә болай туфрак өлгергән урыннардан трактор җиңел бара,—ди Балтач сорт сынау участогы механизаторы Мәгъдән Вәлиев, быелгы басу эшләре чорындагы туфрак-климат үзенчәлекләрен исәпкә алып.

Басуның күпчелек өлешендә туфрак өлгергән икән, шул ук кырның уйсу урыннарында да игенченең җир өлгерәнен көтеп ятарга вакыты юк. Уйсулыкларны соңрак та эшкәртергә мөмкин. Ә туфрак өлгергән җирдә кояш ныграк караган саен дым күбрәк югала. Кыр хуҗалары шуны истә тотып, җир өлгергән басуның берсен дә озак чиратка куймаска тырыша.
Балтач сорт сынау участогында 250 гектарда дым каплату эшләре тора.
—Эшне ике сменалда оештырырга планлаштырабыз. Мәгъдән Вәлиев һәм Илфир Кыямов эшне чиратлап башкарачаклар. Илмир Зәйнуров, Дамир Мөбәрәковка да эш күп. Уҗым культуралары чәчүлекләрен минараль ашламалар белән тукландырасыбыз, күпьеллык үләннәрп чәчүлекләрен тырматасыбыз бар. Ныклап эшкә күмелгәч, техникага һәм кеше факторына бәйле тоткарлыклар булмаска тиеш,---участок мөдире Фоат Галинуров, планлаштырылган эшләр белән таныштырып.
Игенчеләр сынау түтәлләрендәавыл хуҗалыгы культураларының 200дән артык сортын сынаячак. Шулай ук сожгы елларда участок производсство чәчүлек мәйданнарында югары репродукцияле орлыклар үрчетү белән шөгыльләнә, ягъни орлыкчылык питомнигы олен дә үти.
—Быел үрчетү питомнигында арпаның памяти чепликова, бодайның архат сортлары да урын алачак,-- ди агроном, селекция казанышлары аның саен киңрәк район үсемлекчелегенә атлап керүен билгеләп.
„Рассвет” хуҗалыгы игенчеләре дә Балтач сорт сынау участогы игенчеләре белән бер үк көнне дым каплатуга чыкты.

Хуҗалык басуларында эшне Азат Шәрипов башлап җибәрде, ә берничә сәгатьтән Илсур Мирһаҗев та эшкә кушылды.
— Язгы басуда үзе бер күңелле булса, җыеп алганда уңыш мул булса тагын да күңеллерәк була. Моның өчен әле вакытны каулдан ычкындырмаска кирәк. Бу басу 28 гектар мәйдан били. Көннең икенче яртысында эшне тәмамлауга ирешсәм, янәшәдәге 70 гектардагы басуга да кул салып куям. Анда да туфрак өлгергән.,--ди механизатор Азат Шәрипов, эшчән кәефе белән уртаклашып.
„Рассвет” җәмгыяте традицион игенчелек системасында эшләүче хуҗалык. Биредә җирләрне туңга сореп калдыруга ныклы игътибар бирергә тырышалар. Язгы басуда игенчеләр алдында 700 гектарга якын мәйданда дым каплату эшләре тора.
—Туфрак җылыну белән биредә атлет сортлы солы чәчәчәкбез. Орлык, техника һәм кадрлар, шулай ук минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары белән дә проблемалар юк,—ди җәмгыять директоры Фидарит Мирһаҗев, җәмгыятьтә язгы кыр эшләре уңышлы башлануына канәгатьлек хисләрен белдереп.
Читайте нас: