Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 апрель 2019, 13:52

Балтачта язгы кыр эшләрен оештыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр

Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләр җитәкчеләре, белгечләре районда язгы кыр эшләрен оештыру мәсьәләләрен киңәшмәдә тикшерделәр.

Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләр җитәкчеләре, белгечләре районда язгы кыр эшләрен оештыру мәсьәләләрен киңәшмәдә тикшерделәр.


Апрель кояшы җылысын мулрак өләшкәнкән саен, ул игенчеләргә кыр эшләренең якынлашуын искәртә сыман. Синоптикларның язгы кыр эшләре иртә башланачак дигән фаразлары акланды. Район кырларында игенчеләр инде эшкә төшәргә дә өлгерде.
Язгы кыр эшләре чорында хуҗалыкларда оешканлык тәэмин итү, үсемлекчелек тармагы нәтиҗәлелеген күтәрү юлларын билгеләү, шулай ук терлекчелек тармагындагы бүгенге хәлләргә күзәтү ясау уңаеннан һәм ачыктан-ачык сөйләшү өчен авыл хуҗалыгы предпрятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре киңәшмәгә җыелдылар.
Район хакимитятенең информация-консультация бүлеге начальнигы Рифат Хәйруллин билгеләвенчә, быел язгы басуда 32 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарылачак. Җаваплы кампания чорында 228 берәмлек техника район кырларында төрле эшләргә җәлеп ителергә тиеш. Район кырларында туфракка, тәэсирле матдәдә, 14 килограмм күләмендә минераль ашламалар кертү планлаштырыла. Әлегә район хуҗалыкларында барлыгы 400 тоннадан артык минераль ашламалар запасы бар. Чәчү чорында 4772 тонна орлык файдаланылачак.
Киңәшмәдә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы агрономы Радмир Мигранов катнашты һәм киңәшмәдәгеләрне үсемлекчелек тармагында нинди эшләр субсидияләнүе турында таныштырды.


—Менә күрәсезме, хәтта сидератлар үстергән өчен дә дәүләт ярдәм күрсәтә. Димәк, туфрак уңдырышлылыгын күтәрү өстендә без тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә тиешбез. Шул ук вакытта басуларга органик ашламалар, әче туфраклы басуларга известь кертү кирәклеге турында да онытырга ярамый. Бу эшләр дә хөкүмәт тарафыннан субсидияләнә. Туфракка органик ашламалар кертү өлкәсендә уңышларыбыз да бар, — диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, быелгы язгы кыр эшләре чорына конкрет бурычлар куеп.
Радмир Мигранов билгеләвенчә, хуҗалыкларның сидератлар үстерүгә тотынган чыггымнарының 20 процентын дәүләт субсидия сывйфатында кайтара ала. Ә туфракны известьлау фронтында чыгымнарның 40 проценты кайтарылырга мөмкин.
Киңәшмәдә шулай ук Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге белгече Рөстәм Яруллин катнашты.
Читайте нас: