Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 апрель 2019, 17:46

Балтач игенчеләре кырларда эшкә күмелде

Бүген Куйбышев исемендәге кооперативта районда беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен башлап җибәрделәр.

Бүген Куйбышев исемендәге кооперативта районда беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен башлап җибәрделәр.

Язны аеруча игенче дулкынланып көтеп ала. Ниһаять, иркен кырларда җиң сызганып эшләр чак җитте. Белгечләр яз иртәрәк киләчәк, дип кисәткәннәр иде. Бу фаразлар акланды. Район кырларында язгы кыр эшлләре былтыргыдан унбиш көнгә иртәрәк башланды.
Бүген иртән Куйбышев исемендәге кооперативның Көмьязы звеносыында күпьеллык үлән кырларын тырматуга керештеләр. Механизатор Финат Галимҗанов, ярдәмчесе Алмаз Гыйльманшин белән, Көмьязы һәм Яңа Балтач авыллары арасында алтмыш гектар мәйдандагы басудагы кәҗә үләне чәчүлекләренә тырма агрегатын алып чыкты. Биредә эшне тәмәмлап, көннең икенче яртысында янәшәдәге биш гектар мәйдан биләгән басуда үләннәрне тырматуын дәвам итте.
—Монда эшне төгәлләгәч 110 гектар мәйданда янә чәчүлекләрне тырмату мәшәкате көтә үземне. Нихәл итәсең, тәрбияләмәсәң иген уңмый бит,— ди механизатор Финат Галимҗанов, үз эшенең никадәр җаваплы икәнлеген аңлап. Көннең икенче яртысында аларга, ярдәмчесе Артур Гәрәев белән, механизатор Радик Каляев та кушылды. Алар 60 гектар мәйдандагы бер басуда үлән чәчүлекләрен тырматудан эшне башлап җибәрделәр.

Куйбышев исемендәге кооператив игенчеләренең эше белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов танышты.
— Куйбышевлыларның кул арты җиңел булсын! Бүгенге эшнең башы калган хуҗалыкларга да тартылырга этәргеч булыр. Бүгенге тырышлыгыгызның җәй-көз айларында уңай нәтиҗәләрен күрергә язсын,— диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, игенчеләрнең тырышлыгын хуплап.

Игенчеләр алдында 600 гектарда күпьеллык үлән чәчүлекләрен тырмату бурычы тора. Моның 350 гектарын кәҗә үләне били.
Кооператив рәисе урынбасары Фларит Сафин билгеләвенчә, шушы көннәрдә уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыруга тотыначаклар. Моның өчен шулай ук язгы чәчүдә куллану максатлары өчен 40 тонна минераль ашламалар туплаганнар. Уҗым культуралары 380 гектарда. 200 гектарда чәчүлекләр минераль сый алачак.
Быел куйбышевлылар язгы басуда 1520 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырырга планлаштыра. Бодай чәчү структурасында 700 гектарда урын алачак. Куйбышевлылар быелгы кыр эшләренә яхшы әзерлек белән килде.
— Икмәкле булуыбыз шушы вакытта хәл ителә. Җәен-көзен кырларыбыз нинди уңыш белән сөендерәчәге язгы чәчүне үткәрү темпына бәйле. Игенчеләребез быелгы язгы кыр эшләрен агротехник таләпләргә ярашлы сыйфат белән башкарып чыгар дип ышанам,--ди кооператив рәисе Фәрит Сафин игенчеләрнең язгы кыр эшләре чорында техник яктан тоткарлыклар булмаячагына ышаныч баглап.

.
Читайте нас: