Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 март 2019, 11:46

Балтач районы хуҗалыкларында тракторларга техник карау үткәрү дәвам итә

Куйбышев исемендәге кооператив техник коралланышы ягыннан районда иң зур хуҗалык. Кичә биредә тракторларга техник карау үткәрелде.

—Механизатор авыл хуҗалыгы предприятиесендә иң җаваплы эшләрне башкара. Ул булмаса ашлык кына түгел, ит, сөт тә юк дигән сүз. Димәк, авыл хуҗалыгында төп байлыкны иигенче тудыра. Ә моның өчен яхшы коралланыш кирәк. Иң мөһиме техниканың төзеклеген тәэмин итәргә һәм аны хәвефсез файдалану таләпләрен үтәргә кирәк,—диде райн Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Куйбышев исемендәге авыл ххуҗалыгы кооперативында тракторларга техник карау үткәрү нәтиҗәләре белән танышканнан соң.
Куйбышев исемендәге кооператив техүник коралланышы ягыннан районда иң зур хуҗалык. Кооперативтан барлыгы 48 берәмлек техника дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясендә теркәлгән. Моның 27се тракторлар. Тагылмалар 10 берәмлек.
Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе белгечләре Айрат Галләмов һәм Рөстәм Фәйзрахманов карау үткәргәндә тракторларның һәм тагылмаларпның дәүләт теркәү билгесе, теркәү турында таныклыгы, тракторчы-машинистның тиешле категорияле таныклыгы, шулай ук ОСАГО полисы булуына игътибар итә. Ә карауга куелган техника энәсеннән җебенә кадәр тикшерүчеләр күзеннән үтә.
—Трактор хәвефсезлек таләпләренең кайберләренә туры килми икән, техник карау турында акт бирелә. Бу очракта акт төзелгән көннән соң 20 көн эчендә машинага кабат техник карау үткәреләчәк һәм машинаның техник торышы бары анда күрсәтелгән җитешсезлекләре буенча гына тикшереләчәк,—ди район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Айрат Галләмов, техник карауга карата таләпләр белән таныштырып.
Күпчелек очракта ут сигналлары системасында кимчелекләр табыла. Шулай ук руль люфты зур булган тракторлар очрый. Янган газларны нормадан күбрәк бүлеп чыгарган тракторлар да бар. Мондый кимчелекләре булган техниканы файдалануга рөхсәт итүче таныклык бирелми.
Куйбышев исемендәге кооперативта 15 трактор һәм ике тагылма техник карауны уңышлы үтте. Беренче этапта карау үтә алмаган тракторлар 20 көннән соң кабат тикшереләчәк.
Читайте нас: