Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 февраль 2019, 18:04

Балтачта тракторларга техник карау оештыру мәсьәләләрен киңәшмәдә тикшерделәр

Балтач районында узган елда барлык үзйөрешле машиналарның һәм аларның тагылмаларының 74 проценты техник карау үткәрелеп файдаланылган. Карау үткәрү мәсьәләләре бүген район киңәшмәсендә тикшерелде

Былтыр үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын файдалану барышында төрле кимчелекләр өчен аларның хуҗаларын җаваплылыкка тарттыру турында барлыгы 68 протокол төзелгән.

Районда, республикада тракторларны һәм аларның тагылмаларын хәвефсез файдаланылуын тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар үткәрелеп тора. Шулай ук тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау үткәрү дәрәҗәсе түбән булган авыл җирлекләрендә киңәшмә оештыру практикалана. Быел мондый киңәшмә Штәнде авылында оештырылачак. Бер үк вакытта техник карауны күргәзмә сыйфатында үткәрү дә традициягә керде. Былтыр Богдан авыл җирлегендә узган мондый киңәшмәдә тракторларын һәм тагылмаларын карауга яхшы әзерләгән техника хуҗаларын билгелделәр. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжды базасында, районда үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник карауны оештыру мәсьәләре каралган киңәшмәдә район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Айрат Галләмов шулар хакында сөйләде.
Районда барлыгы 1072 трактор һәм тагылма исәпләнә. 812 трактор һәм тагылма шәхси секторда теркәлгән. 268 берәмлек үзйөрешле һәм тагылма аграр сәнәгать комплексы карамагында. Оешма, предприятиеләр карамагында 92 берәмлек трактор, тагылма файдаланыла. Узган елда барлык үзйөрешле машиналарның һәм аларның тагылмаларының 74 проценты техник карау үткәрелеп файдаланылган. Аграр сәнәгать комплексында бу яклап “Луч” җәмгыяте үрнәк күрсәтә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барлык тракторлар һәм аларның тагылмаларының 83 проценты техник карау үткәреп файдаланылган. Ә шәхси сектордагы тракторларны хәвефсез файдалану мәсьәләсенә Богдан, Сәйтәк, Түбән Карыш авыл җирлекләрендә җаваплы карйылар.
Киңәмәдә “Росгострах” агентлыгы бүлекчәсе начальнигы Борис Хәйруллин үзйөрешле машиналар хуҗаларын ОСАГО мәсьәләсенә җаваплы карарга чакырды. Чынлап та, ОСАГО—ул үзеңне иминиятләштерү. Кулыңда полис бар икән, авариядә гаеплене компания яклый. Шулай ук мәшгуьлек үзәге начальнигы Сергей Биктубаев пенсия яшенә якынлашкан хезмәткәрләрне кабат укыту субсидияләнүе турында сөйләде. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы директоры урынбасары Гөлнара Закирова киңәшмәдәгеләрне уку йортында тракторчы-машинст кадрларын әзерләү мөмкинлекләре белән таныштырды. “Правда” җәмгыяте директоры Фидат Фәритов, “Россия” җәмгыяте директоры Фидарис Гарипов, эшкуар Рамил Фәмиев уку йортында авыл хуҗалыгы кадрларын әзерләү сыйфаты турында фикерләре белән уртаклаштылар. Колледжга иләк аша үткән җилкуар кызлар-егетләр түгел, ә мәктәптә яхшы укыганнар килсен иде, дигән фикер яңгырады.
Аграр сәнәгать комплексы предприятиеләре карамагындагы тракторларга һәм тагылмаларга 7 март көнендә техник карау үткәрелә башлаячак. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев хуҗалыклар, оешма, предприятиеләр җитәкчеләрен, авыл җирлекләре хакимиятләре башлыкларын үзйөрешле машиналар һәм аларның тагылмаларын хәвефсез файдалану ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген аңлап эш итәргә чакырды.Кем карамагында булуга карамастан, техник карау үтмәгән бер берәмлек трактор һәм тагылма да эшкә кушылырга тиеш түгел, дигән таләп куелды киңәшмәдә.
Сөйләшүне район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов алып барды.
Читайте нас: