Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 февраль 2019, 22:12

„Луч” җәмгыятендә 2018 ел йомгакларын билгеләделәр

"Луч" җәмгыяте былтыр 29440 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән. Бүген хуҗалыкта 2018 ел йомгаклары буенча хисап җыелышы узды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең оештыру-хокукый формасы егерме биш-утыз ел элекке белән чагыштырганда үзгәрсә дә, хуҗалыкларда еллык эшкә йомгак ясау әле дә практикалана. Гадәттә, хуҗалыкларда хисап җыелышлары узганда аграр сәнәгать комплексының элекке һәм бүгенге торышы турында чагыштырулар ясыйсың. Мәсәлән, моннан утыз-кырык ел элек елына һәр сыердан өч мең килограмм сөт алган савучы партия съезды делегаты итеп сайланган. Шуларны уйлаганда, бүгенге авыл эшчәне никадәр хөрмәткә лаек. Әлеге уйлар “Луч” җәмгыятендә узган хисап җыелышында катнашкан минутларда туды.

Җәмгыятьтә иң түбән нәтиҗәгә ия савучының еллык күрсәткече дә өч мең килограммга якын. Хуҗалык буенча былтыр һәр сыер исәбенә 3973 килограмм сөт җитештерелгән. Иң югары күрсәткеч Тутагач сөтчелек фермасы савучысы Гөлфая Хасбиевада. Елына 192 мең 492 килограмм сөт җитештергән савучының продукция күләмен һәр сыер исәбенә караганда 4476 килограмм туры килә. Бу фермада бер килограмм сөт җитештерү 15,68 сумга төшкән.
Хуҗалык буенча былтыр 29440 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелсә, моның 80 проценты терлекчелек тармагы өлешенә туры килә.

—Безгә үсемлекчелек тармагыннан табыш алу күләмен дә арттырасы бар. Шул ук вакытта терлекчелек тармагында продукцияне арадашчысыз сатуга омтылырга вакыт. Шулчакта гына без продукцияне кыйммәтррәк бәягә сата алачакбыз. Моның өчен безгә продукция сыйфатын күтәрү кирәк,-- диде җәмгыять директоры Марат Габидуллин хисап җыелышында ясаган чыгышында.
Чыгымнар да байтак. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау максатлары өчен 2656 мең сумлык алмаш өлешләр сатып алынган. Ә ел агымында ягулык-майлау материаллары сатып алу 9035 мең сумга төшкән. Кулланылган электр энергиясе өчен 789 мең сум түләгәннәр. Хуҗалык малларын дәвалау максатлары өчен 181 мең сумлык дарулар сатып алганнар. Еллык табышның 18 проценты хезмәт хакы түләүгә тотынылган. Ә субсидия сыйфатында алынган ярдәм 4571 мең сум тәшкил итә. “Луч” җәмгыяте былтыр тармаклар эшчәнлегеннән моңа якын күләмдә саф табыш алган. Хуҗалык буенча бу күрсәтке 4102 мең сум. Рентабельлелек 15 процент.
“Луч” җәмгыятендә узган хисап җыелылышында район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнгигы Дамир Закиров, баш агрономы Фәрит Солтанов катнаштылар.

—„Луч” җәмгыяте сөтчелек тармагы юнәлешенә ныклап махсуслашкан хуҗалык дип әйтергә мөмкин. Терлекче­лек тармагын дөрес алып бару нәтиҗәсендә сөт сату буенча тотрык­лы саннар кыш айларында да кимеми. Әлеге вакытта “Луч” җәмгыятендә һәр сыердан көнлек уртча саваым 12 килограммга тиң. Ә район буенча бу күрсәткеч 7 килограмм тәкил итә. Хуҗалыкта малларны югары сыйфатлы азык белән тукландыру көтүне яңарту эше яхшы оештырылуы уңай нәтиҗәләрен бирә. Сезнең хуҗалыкта савым сыерлары көтүе елның-елында, кимендә, 100 баш тана белән яңартылып торыла. Бу темпны төшермәгәндә, бәлки тагын да күтәрү мөмкинлекләрен кулланганда, тармак буенча әлегедән дә югарырак нәтиҗәләргә ирешерсез,-- дигән ышанычта калам диде Дамир Закиров лучлылар алдында ясаган чыгышында.
„Луч” җәмгыяте эшчәннәренең хисап җыелышында Түбән Сикияз авыл җирлеге хакимияте башлыгы Фирдинант Арсланов катнашты, алдагы хуҗалык елында авыл хезмәтчәннәренең эшләрендә уңышлар теләде. .
Читайте нас: