Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 февраль 2019, 17:33

Балтачта кече формадагы хуҗалыкларны үстерү турында сөйләштеләр

Кичә Балтачта республиканың төньяк районнары җитәкчеләре, фермерлары, авыл хуҗалыгы куллану кооперативларын оештыру буенча инициатив төркемнәр вәкилләре кече формадагы хуҗалыкларны үстерү турында сөйләштеләр.

Бүген авыл тормышын ничек саклап калырга мөмкин? Җавап бер: хуҗалыкларның кече формаларын үстер юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк. Шушы юл белән генә авыл кешесенең мәшгульлеген тәэмин итүгә ирешеләчәк.
Республикада Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләренең урыннаргы чыгып кече хуҗалыкларны үстерү һәм авылда хезмәт активлыгын күтәрүгә багышланган киңәшмәләр үткәрү сериясе дәвам итә. Мондый киңәшмәләр республиканың барлык туфрак-климатик зоналарында үтәчәк.
Аскын, Борай, Балтач, Калтасы, Караидел, Мишкә, Тәтешле, Яңавыл районнары җитәкчеләре, фермерлары, авыл хуҗалыгы куллану кооперативларын оештыру буенча инициатив төркемнәр вәкилләре катнашлыгында киңәшмә Иске Балтачта үтте.
—Бүгенге очрашуда кече формадагы хуҗалыкларга булган дәүләт ярдәме төрләре, яңа программалар һәм аларның моңа кадәр гамәлдә булганнары ничек эшләгәне турында сүз алып барачакбыз, — диде Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Чураков, киңәмәдә ясаган чышында кереш сүз итеп.
Быел эшкә башлап тотынучы фермерларны, терлекчелек продукциясе җитештерү юнәлешендә эшләүче гаилә фермаларын һәм авыл уҗалыгы куллану коопертивларын яклау программаларының гамәлдә булганнарына яңалары да өстәләчәк, дип билгеләде чыгыш ясаучы. Бу беренче чиратта милли проект чикләрендә дәүләт ярдәме күрсәтү. Агростартаплар, авыл хуҗалыгы куллану коопертивларына грантлар бирү кебек юнәлешләр дә башлангыч ала. Яңа максатлар 2024 елга кадәр дәвам итәчәк һәм аларны тормышка ашыру өчен барлыгы 1,7 миллиард сум акча юнәлтү күз уңында тотыла.
Авыл хуҗалыгы кооперативлары оештыру буенча өстәмә офис директоры Рөстәм Ульданов билгеләвенчә, республикада авыл хуҗалыгы куллану кооперативларын оештыру эше быел да дәвам итәчәк. Башкортстан Русиядә беренчеләрдән булып табыш китерү проектлары(доходогенерирующий проект) тормышка ашырыла башлады. 2019 елда программаны тормышка ашыру юнәлешендә республика буенча барлыгы 300 миллион күләмендә грант ярдәме күрсәтү планлаштырыла. 2018 ел дәвамында районда ике авыл хуҗалыгы куллану коопертивы оешты.
Сатып алынган техника, корылмаларны субсидияләү тәртибе турында киңәшмәдәгеләрне Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Павел Иофинов таныштырды.

Киңәшмәдә катнашучылар өчен, сорау-җавап формасында, Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белән әңгәмәләшү мөмкинлеге дә булды бу.
Киңәшмәдә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты һәм районда кече формадагы хуҗалыкларны үстерү юнәлешендә башкарылган эшләр турында сөйләде һәм арытабан да эш дәвам итәчәген билгеләде.
Кече формадагы хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре тикшерелгән киңәшмәдә катнашучылар район мәдәният сарае һәвәскәрләре чыгышын тамаша кылды.
Читайте нас: