Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 февраль 2019, 18:08

Балтачта ветеринария белгечләре ведомство җитәкчесе белән очрашты

Былтыр республикада маллар чирләү очраклары, 2017 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 17 процентка арткан. Башкортстан Республикасы Ветеринария идарәлгеге начальнигы Азат Җиһаншин бүген Балтач районы ветеринария хезмәткәрләре белән очрашу барышында шул хакта белдерде.


— Башкортстанда эпизоотик хәл ветеринария хезмәткәрләреннән уяулык таләп итә. 2018 елда, 2017 ел нәтиҗәләрре белән чагыштырганда, маллар чирләү очраклары 17 процентка артты. Шул ук вакытта, 35 ел тәнәфестән соң, Учалы районында бруцеллез авыруы мәшәкатьләр тудырды. Котыру авыруы да тынычланырга ирек бирми. Әле күптән түгел Шаран, Бакалы районнарында кыргый җәнлекләрнең кешегә ташлану очраклары теркәлде. Терлекләрдә бруцеллез кебек йогышлы чирләр килеп чыгуына, беренче чиратта, ветеринария хезмәте белгечләре белән килешми торып чит төбәкләрдән, бигрәк тә, эпизоотик хәл имин булмаган урыннардан, терлекләр алып кайту сәбәпче,—диде Башкортстан Республикасы Ветеринария идарәлеге начальнигы Азат Җиһаншин, Балтач районы ветеринария тармагы белгечләре белән очрашуда, республикадагы эпизоотик хәлне анализлап.

Ведомство җитәкчесе билгеләвенчә, малларрның куркыныч авыруларын янгын белән чагыштыралар. Янгын бар милекне юкка чыгарган сыман, төбәккә йогышлы куркыныч авырулар килеп кергән очракта маллар да массакүләм юк ителә. Мәсәлән, былтыр бруцеллезга бәйле карантин чикләрендә, Учалы районында 10 хуҗалыкта атлар юк ителгән.
Ветеринария идарәлеге начальнигы 2019 елдан сөт продукциясенә техник яңа регламент кертеләчәге турында да искәртте. Аңа ярашлы, әгәр хуҗалыкта бер сыерда лейкоз авыруы табыла икән, предприятиедән эшкәртүчеләр сөтнең бер литрын да кабул итми. Әле бу яклап хәл ничек тора дигәндә, республика буенча барлык мөгезле эре терлекләрнең 4,3 процентында лейкоз авыруы очрый. Иң югары күрсәткеч (57 процент күләмендә), Благовещен районында. Безнең районда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге мөгезле эре терлекләрнең 17,8 проценты лейкоз белән зарарланган. “Мотор”, “Восток”, “Луч” җәмгыятьләрендә, Куйбышев исемендәге кооперативта бу күрсәткеч 24-23 процент тәшкил итә. Бу хәл дәвам иткән очракта, ике елдан соң, исемләнгән хуҗалыклар җитештергән сөтләрен сата алмаячак дигән сүз. Лейкоздан арыну өчен бүгеннән ныклы эш җәелдерергә кирәк. Ведомство җитәкчесе билгеләвенчә, сәламәт малларны лейкоз белән зарарлаудан ана терлекләрне ясалма орлыкландыру гына коткара ала.
Шулай ук 1 апрельгә районда малларны идентификацияләүне төгәллисе бар.
Ведомство җитәкчесе урындагы ветеринария хезмәте эшчәнлеген дә анализлап үтте. Безнең районда шартлы 17230 баш терлек исәпләнә. Штаттагы бер ветеринария хезмәткәренә шартлы 465 баш терлек туры килә. Ә Әбҗәлил, Зианчура районнарында бер хезмәткәргә йөкләнеш 866-848 башка кадәр җитә икән. Безнең район ветеринария станциясе буенча хезмәт хакы күләме республикада иң түбән дәрәҗәдә. 2018 елда ул уртача 16750 сум тәшкил иткән. Ә күрше Караидел районында ветеринария хезмәткәренең уртача хезмәт хакы 28 мең сумга кадәр җитә икән. Шул ук вакытта былтыр Балтач районы ветеринария хезмәткәрләре 1700 мең сумлык түләүле хезмәт күрсәткән. Аскын районында маллар саны да азрак. Ә түләүле хезмәт күрәтүдән алынган табыш 2300 мең сумга тиң. Ә Тәтешле районы ветеринария хезмәткәрләре ел дәвамында 3700 мең сумлык түләүле хезмәт күрсәткән. Ведомство җитәкчесе коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнар күп тотынылуын да билгеләде.
Киңәшмәгә район Хамкимияте башлыгы Илгиз Субушев йомгак ясады.
— Халыкны сыйфатлы туклану продуктлары белән тәэ­мин итү ветеринария хезмәткәрләре тырышлыгыннан күп тора. Иминлек тәэмин итү юнәлешендә ветеринария хезмәткәрләренең үз бурычларына үтә дә җаваплы каравы таләп ителә,—диде ул ветеринария тармагы белгечләренә мөрәҗәгать итеп.


Читайте нас: