Балтач таңнары
0 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Авыл хуҗалыгы
13 Февраля 2019, 12:18
Иске Балтачта кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләрен тикшерәчәкләр
16 февраль көнне Иске Балтачта кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтәчәк. Авыл хуҗалыгы куллану кооперативына оешу теләге булган балтачлыларның киңәшмәдә катнашу мөмкинлеге бар.
16 февраль көнне Иске Балтачта кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтәчәк.
Киңәшмәдә милли проект чикләрендә фермерларны яклау системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү, табыш китерү проектларын тормышка ашыру барышы турында сүз барачак. Шулай ук 2017-2018 елларда республикада кече хуҗалыклар эшчәнлегенә тулы йомгак ясалачак.
Киңәшмәгә Аскын, Борай, Балтач, Калтасы, Караидел, Мишкә, Тәтешле, Яңавыл районнары вәкилләре чакырыла.
Башкортстан Русиядә беренчеләрдән булып табыш китерү проектлары тормышка ашырыла башлады. Быел программа чикләрендә эш дәвам итәчәк. 2019 ел программаны тормышка ашыру юнәлешендә республика буенча барлыгы 300 миллион күләмендә грант ярдәме күрсәтү планлаштырыла.
Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы куллану кооперативларына оешу максаты булган балтачлылар катнаша ала. Бу көнне Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка сораулар юлларга мөмкин булачак.
(Фото интернет челтәреннән).
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"