Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 гыйнвар 2019, 18:39

Балтач районы терлекчеләренең тигез эшләмәгәнлеге билгеләнде

Балтач районы хуҗалыкларында кышкы чорда продукция җитештерү мәсьәләләре тикшерелгән кииңәшмә бүген "Дильмиев индивидуаль предприятиесе"ндә үтте.

—Ни өчен хуҗалыклар продукция җитештерү, табыш алу юнәлешендә тигез эшлшәми. Бер хуҗалык түбәнгә иабан тәгәрәвен дәвам итсә, икенчесендә эшләр гөрләп бара. Күрше хуҗалыкта нәтиҗә бар икән, димәк авыл хуҗалыгы предприятиеләренең барысы да эшли ала дигән сүз. Иң мөһиме эшне үзагымына куймый, максатка юнәлешле эздән алып бару. Эш күп. Маллар саны ягыннан да, продукция күләме буенча да былтыргыдан калышабыз,-- диде район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов, район фермаларында кышкы шартларда продукция җитештерү барышы мәсьәләре тикшерелгән район киңәшмәсендә ясаган чыгышында, алга максатлар куеп.
Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш экономисты Рөстәм Фәтхиев чыгышыннан күренүенчә, былтыр район буенча 11 мең тонна сөт җитештерелгән, ягъни һәр сыер исәбенә алынган продукөия күләме 5052 килограмм тҗәшкил итәш.. Ә үрчем алу юнәлешендә чуарлыклар күзәтелә. Былтыр хуҗалыкларда 2094 баш бозау алынган. 2017 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда фермаларда 340 баш бозау алынып җиткерелмәгән.
Бу елда старт ничек алынды дигәндә, көнлек тулай савым күләме, крестьян-фермер хуҗалыкларының яхшы эшләве исәбенә, былтыргыдан беркадәр югарырак. Шул ук вакытта үрчем алу күрсәткече канәгатьләндерми. Гыйнвар аенда хуҗалыклар буенча 221 баш бозау алынган. Димәк, үрчем янә март-апрель айларында күпләп киләчәк. Ләкин, белгечләр билегләвенчә, ул чорда алынган үрчемнең сакланышын тәэмин итү авыр. Планлаштырган вакытта үрчем алу эше максатка юнәлешле алып барылса, бүген күрсәткечләр күпкә яхшырак иде. “Рссия”, “Раасвет”, “Правда”, “Восток” җәмгыятьләрендә ана терлекләрне ясалма орлыкландыру эше яхшы куелуы нәтиҗәсендә кимчелекләр күзәтелми. “Луч” җәмгыяте дә нәтиҗәле эшләүчеләр исәбендә. Бүген ул өч тоннадан артык сөт сата.
—Бүген хуҗалык сөтчелек тармагына карап яши. Күп дигәндә, өч авйдан язгы кыр эшләренә аяк басачакбыз. Ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар сатып алырга акча кирәк. Хөкүмәт сөтчелек тармагын субсидияләү ягында. Быел да дәүләт ярдәме күләме былтыргыдан ким булмаска тиеш. Субсидияләр өч этапта биреләчәк. Хуҗалыгының алдагы көнен күзаллаган җитәкче сөтчелек тармагы нәтиҗәлелеген бүген ничек тә күтәрү ягында булырга тиеш,--диде район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов, җитәкчеләрне уйланырга чакырып.
Киңәшмәдә шулай ук ана терлекләрне орлыкландыру алымнары, көтүне яңарту, малларны идентификацияләү, авыл хуҗалыгы куллану коопертиавларын оештыруны дәвам итү турында да сүз барды.
Киңәшмәнең практик өлеше “Дильмиев индивидуаль предприятиесе” фермаларында дәвам итте.

Хуҗалыкнң Иске Янбай сөтчелек фермасында малларны салкын алым белән асрау үзен яхшы яктан күрсәтә. Бүген бу фермадан тоннага якын сөт эшкәртүгә җибәрелә. Үрчем алу да яхшы дәвам итә. Гыйнвар аенда утызга якын сыер бозау китергән. Көтүне яңарту мәсьәләсенә дә җаваплы карыйлар. 104 баш тана бүгеннән әйләнешкә кертелергә әзер. Хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре Иске Уразазай фермасында да эш, тәртип ничек куелуы белән якыннан танышты.

Киңәшмәгә район Хакимияте башлыгы Илгизә Субушев йомгак ясады.

Читайте нас: