Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 гыйнвар 2019, 17:04

Балтач районы хуҗалыкларында техника ремонты графикка ярашлы бара

"Луч" җәмгыятендә авыл хуҗалыгы техникасы ремонты графикка ярашлы бара. Игенчеләр туфрак эшкәртү техникасы ремонт эшләрен төгәлләп тракторларны торгызырга кереште.

Календарьда әле кыш уртасы җитте. Кырлар кар астында. Беренче карашка язгы басуда эшкә керешәсе көннәр әллә кайда еракта сыман. Ләкин әзерлек фронтындагы мәшәкатьләр белән тәүге буразнага төшкән көн җиткәне сизелми дә кала.

Хуҗалыклар машина-трактор паркларында бу өлкәдәге эшләрнең күп өлеше инде төгәлләнгән. Игенчеләр Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, район Хакимияте билгеләгән графикка сыю өчен тырышлык сала.
Графикка ярашлы, һәр тарафта тагылма инсвентарьны, тырмаларны 1 февраль көненә әзерлек сызыгына чыгару бурычы куелган. Туфрак эшкәртү, чәчү техникасы ремонтын 1 мартка әзер булырга тиеш. Ә язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторлар ремонтын 25 марттан соңга калмый төгәлләү максаты билгеләнгән. Чөнки аларга техкүзәтчелек инспекциясендә карау үткәрәсе дә бар.
Районда язгы кыр эшләрендә катнашачак техника ремонтын оештыру мәсьәләләре узган елның 24 ноябрь көнендә “Луч” җәмгыятендә тикшерелгән иде. Ул чакта Түбән Сикияз машина трактор паркында тырмалар ремонты белән шөгыльләнсәләр, инде культиваторларны сафка бастыру эшләре дә артта калган. Чәчкечләрне узган елның көз айларында ук ремонтлап кышкы сакка куйганнар иде. Консервациядән алып, аларга көйләү эшләре генә үткәрәсе калган.
—Язгы басуда биш агрегат дым каплату уҗым культуралары, күпьеллык үләннәр чәчүлекләрен тырмату эшләре белән шәгыльләнәчәк. Чәчү алды культивациясе үткәрергә өч агрегатны эшкә кушарга планлаштырабыз,—ди хуҗалыкның баш инженеры Рәис Галиханов, ремонт эшләренең графикка ярашлы баруына канәгатьлек хисләрен белдереп.
Туфрак эшкәртү, чәчү агрегатларын хезмәтлндерәчәк тракторларның да туксан проценты бүгеннән эшкә әзер. „Луч” җәмгыятендә төрле марка һәм типаждагы 21 трактор исәпләнә.
—Ике берәмлек ДТ-75 тракторын гына сафка бастырасыбыз калды,—звено җитәкчесенең техника буенча ярдәмчесе Мансур Фәрваев, трактор паркындагы бүгенге хәлләр белән таныштырып.
Финат Зайдуганов хезмәтләндергән тракторның йөртү өлеше ремонтын төгәллисе бар. Икенче ДТ-75 тракторы ремонты белән Газнәви Шәйхуллин шөгыльләнә. Бу трактор двигателенең пешкәк төркемен алыштырасы бар.
—Катлаулы ремонт таләп ителсә дә, трактор ремонтын бер атнадан төгәлләячәкбез, —ди механизатор, регламентка сыячагы турында ышаныч белдереп.
Хуҗалык машина-трактор паркында техника ремонты эшләре графикка ярашлы бара. Эшләр яхшы сыйфат белән башкарыла. Димәк, язгы басуда техника төзексезлегенә бәйле эш тоткарлануына юл куелмаячагына ышаныч бүгеннән үк күренеп тора.
Читайте нас: