Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 декабрь 2018, 17:38

Балтач терлекчеләре еллык эшкә йомгак ясады

Балтач районы хуҗалыкларында терлекчелек тармагында үзара тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән район киңәшмәләре бүген "АгроПРОФИ" җәмгыятендә тәмамланды.

Терлекчелек тармагында үзара тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән район киңәшмәләре бүген "АгроПРОФИ" җәмгыятендә тәмамланды.

Маллар санын арттыру мөмкинлеген тотып калырга кирәк. Бу юнәлештә Хөкүмәтебез ярдәм күрсәтү ягында. Хуҗалык токымлы маллар сатып алды исә, аның бәясенең илле процентын кире кайтаралар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре әлегә кадәр мондый ярдәмне күргәне юк иде. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләренә таләпләр да катгыйлана. Хәзер субсидияләрне югары репродукцияле орлыклар, минераль ашламалар, токымлы маллар сатып алган хуҗалыкларга гына бирәчәкләр. Маллар санын кыскарткан хуҗалыкларга алган субсидияләрен кире кайтарырга туры киләчәк,—диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев агымдагы елда терлекчелек тармагы эшчәнлегенә нигездә йомгак ясау уңаеннан узган киңәшмәдә ясаган чыгышында.
Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов билгеләвенчә, республика буенча мөгезле эре терлекләр саны, 2017 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 80 мең башка кыскарган. Кайбер районнарда минус ягына аерма 3,5 мең башка кадәр җитә. Безнең районда хәл ул кадәр чиктә түгел. 2018 ел дәвамында сөтчелек тармагына гына субсидия сыйфатында 17 миллион күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән.

Киңәшмә барышында яңа ел каникулы көннәрендә терлекчелек тармагы объектларында хезмәт тәртибе сакларга, янгын хәвефсезлеген тәэмин итәргә кирәклегенә басым ясалды, шулай ук хуҗалыкларда т язгы кыр эшләрендә катнашачак техника ремонты барышы турында сүз барды,һәр хуҗалык җитәкчесенең информациясе тыңланды. Бу яклап хуҗалык җитәкчеләренә янә уйланырга урын бар. Чөнки ћәр төр техниканың әзерлеген тәэмин итү өчен югарыдан график җиткерлгән. Билгеләнгән срокка сыя алмаган хуҗалыклар субсидиягә өмет итә алмаячак.

Киңәшмәнең практик өлеше „АгроПРОФИ” җәмгыятенең Магашлы Алмантайдагы терлекләр үстерү фермасында дәвам итте.
Предприятие директоры Илдар Акберов билгеләвенчә, соңгы елларда тармак цех системасы буенча эшли. Магашлы Алмантайдагы терлекчелек объектында таналар үстерәләр. Әлеге вакытта биредә ике йөзгә якын баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 64 баш тана бүгеннән орлыкландыру кондициясендә.
—Планлаштырылган вакытта мул сөт алу максатында, көтүгә кушылачак яшь таналарны февраль-март айларында орлыкландырачакбыз,—ди Илдар Акберов планнары белән уртаклашып.

Киңәшмәдә куатнашучылар Штәнде сөтчелек фермасы эшчәнлеге белән дә танышты. Биредәге ферманың төп чараларын 400гә якын баш мөгезле эре терлек тәшкил итә. Объектта яңалык сыйфатында маллар рационында җитен түбе кулланылуын билгеләргә мөмкин.
—Рационга майга бай компонент кушыла башлаганнан соң, ун көн эчендә, тулай савым күләме ферма буенча өч центнерга артты,—ди Айрат Акберов, нәтиҗәләрдән канәгать булып.
Киңәшмәгә районХакимияте башлыгы Илгиз Субушев йомгак ясады.
Читайте нас: