Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 декабрь 2018, 20:27

Бүген Уфада актер Сергей Селин матбугатта авыл темасын яктырткан журналистлар белән очрашты

Бүген Башкортстан Республикасы матбугат чараларының авыл темасын яктыртучы журналистлары танылган актерлар--Сергей Селин һәм Светлана Письмиченко белән очрашты.

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында ведомствоның република һәм район матбугаты чаралары белән бәйләнешен ныгыту темасы тикшерелгән киңәшмәдә дәрәҗәле кунаклар да катнашты.

“Улицы разбитых фонарей” сериалыннан Дукалис ролен башкаручы буларак телетамашачыларга яхшы таныш Сергей Селинның авыл темасын яктырткан журналистларга да әйтер сүзе бар.
—Хәтерлисезме, 1990 елларда без үзебездәге барлык тармакларны хурлауга күчкән идек. Милицияне, медицинаны, авыл хуҗалыгын һәм башкаларны... Ул чакта бу модада иде. Ә хәзер тормышка йөз белән борылыр вакыт җитте. Хәзер позитивны алга чыгару модага кереп бара,—диде ул журналистлар алдында чыгыш ясаган кереш сүзендә.
Актер ил халкын сыйлы иткән авыл кешесенә җылы карашта булуын белдерде. “Санкт-Пентербургта мин башкорт балы сатылган берничә кибетне беләм. Ул иң тәмле һәм натураль продукт. Сезнең республикада югары сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә югары игътибар бүленүенә ышандым”—диде Сергей Селин, Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең тырышлыгын югары бәһалап.
—Сергей Андреевич, ә менә сезгә кымыз турында билгелеме? Башкортстанда җитештерелгән тагын нинди ризыкларны кулланганыгыз бар? Мәсәлән,без сезгә чәк-чәкне тәмләп карарга тәкъдим итәр идек,--диде бер журналист.
--Чәк-чәкне тәмләдем, Ул әле дә мине үзем тукталган кунакханәдәге номерда көтеп калды. Хәтеремә төште, казылыкны да тәмләгәнем булган икән. Башкорт кымызын да эчеп караячакмын,--диде актер һәр төбәкнең үз бренды булуын билгеләп.
Сергей Селинның бу чарада катнашуы очраклы хәл түгел. Алар Уфага хезмәттәше, актриса Светлана Письмиченко белән килгәннәр. Кичә “Алтын-Арба-2018” гала-концертында катнашканнар. Шул чара барышында “Хокукым бар!Башкортстанда җитештерелгән” мультимедия проектына йомгак ясалган. Бу проектның максаты урындагы товар җитештерүчене яклауга, куллануга күбрәк үзебезнең республикада җитештерелгән азык төлекне чыгаруга ирешүне тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Светлана Письмиченко да авыл кызыннан актер булып үскән.
—Әтием кинопрокат тармагында эшли иде. Бермәлне аны чирәм җирләр күтәреләсе тарафларга җибәрделәр. Ул комбайн штурвалы артына утырды. Шул елларда бе пионер чакта авыл эшчәннәрен сәламли, алар алдында концертлар белән чыгыш ясый идек. Студент елларыбызда көз көннәрендә колхоз кырларынннан бәрәңге чүпләгәндә дә күңелле була торган иде. Нинди матур еллар булган. Ә хәзер тормыш үзгәрде дә куйды,—дип хәтерли актриса.
Сергей Селинга:”Элек экраннарда күрсәтелгән фильмнар авыл тормышы, авыл кешеләре турында була торган иде. Хәзер күпчелек криминаль тарихлар. Кинматографияне дә үзгәртер вакыт җитмәдеме?”—дигән сорау яңгырады.
--Миңа авыл тормышына якынрак сюжетлы бер генә фильмда уйнарга туры килде. Ул да булса балыкчылар маҗаралары турында. Анысы да криминаль тарих белән бәйле иде шул. Болай кинематографлар хәзер күбрәк позитивны экраннарга чыгару турында уйлана. Чынлап та, негатив флагын җилфердәтеп кенә тормыш алга бара алмый,—диде актер, матбугат битләрендә дә күбрәк яхшылык турында яктыртырга кирәклегенә басым ясап.
Моны БР Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов та ассызыклады.
—Ни өчен Мәләвез районы БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында урнаштырган материаллар барлык саны ягыннан меңнәрчә балл белән исәпләнә, ә Федоровка районыннан өч балл белән генә чикләнгәннәр. Федоровка районында авыл хуҗалыгы, аның алдынгылары юкмы ни? Авыл темасын яктырткан журналистларга күбрәк аграр сәнәгать комплексындагы уңышлар турында язу кирәк. Тармакта хәл итәсе мәсьәләләр бар әле. Әйтик, Башкортстанда яшәүчеләр азык-төлеккә елына 300-417 миллиард сум күләмендә акча тотына, ә без 117 миллиард сумлык товар җитешәтерәбез. Республиканың аграр сәнәгать комплексын матбугат белән бергәләп күтәрергә тиешбез,—диде БР Авыл хуҗалыгы министры

Журналистларга тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итеп.
Былтыр БР БР Авыл хуҗалыгы министрлгы сайтының “Районнардан яңалыклар” бүлеге контентын турыдан-туры урыннардагы журналистларның үзләренә тулыландыру мөмкинлеге бирделәр. Бүген шушы эшкә йомгак ясалды. Уңышлы эшләгән матбугат хезмәткәрләре министрлыкның Мактау грамотларына, рәхмәт хатларына лаек булдылар. Шушы ук чарада “Икмәк белән бердәмбез” фото-видеоконкурсына йомгак ясалды.
КиңәшмәдәБашкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм хәбәрдарлык чаралары агентлыгы начальнигы Борис Мелкоедов, БСТ телеканалы хәбәрчесе Әлфия Йосыпова катнашты.
“Сельская жизнь” федераль гәзите үз хәбәрчесе Владимир Мазин, "Башинформ" агентлыгы хезмәткәре Азат Гыйззәтуллин, Мәләвез районы Хакимияте мәгълүмат- анализ бүлеге начальнигы Юлия Морзабулатова тәҗрибә уртаклаштылар.
Читайте нас: