Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 декабрь 2018, 17:40

„Рассвет” җәмгыятенең терлекчелектә үз практикасы

Район хуҗалыклары җитәкчеләре катнашлыгында, терлекчелек тармагында үзара тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелген киңәшмә бүген "Рассвет" җәмгыяте базасында үтте.

Район хуҗалыкларында терлекчелек тармагында кышкы чорда продукция җитештерү өлкәсендә үзара тәҗрибә уртаклашу дәвам итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, тармакны хезмәтләндерүче оешмалар җитәкчеләре белгечләре атна саен диярлек бер хуҗалыкта үткән киңәшмәдә уңышлар турында сөйләшәләр, проблемаларны хәл итү юлларын билгелиләр.

Район Хакимияте авыл хуҗалыгы бүлегенең эш планына ярашлы, бу юлы җомга киңәшмәсе „Рассвет” җәмгыяте базасында үтте.
—Бүген без дә районның башка хуҗалыкларындагы кебек үк шартларда эшлибез. Эштә һәр җитәкченең үз юнәлеше, максатлары булырга тиеш, дигән фикердәмен. Тырышлыгыбызга күрә нәтиҗәләр юк түгел, —диде „Рассвет” җәмгыяте директоры Фидәрит Мирһаҗев, Иштирәк сөтчелек фермасында эшләр барышы белән таныштырып.
Малларны салкында асрау соңгы вакытта киң практикаланса да, җымгыять дирекциясе бу алымны бик үк хупламый. „Рассвет”та савым сыерларын көнозоны ачык һава астында тотмыйлар. Сыерлар бөтенләй моцион күрми дигән сүз түгел бу. Савучылар һәркөнне унике сәгатьтән соң фермага килеп, сөтбикәләрне утарга чыгаралар. 17 сәгатьтән соң сыерлар янә, аслыгы чистартылган, абзарга кертелә.
—Кышның утыз градуслы салкыннары да бар. Көнозоны салкында торган сыер ашаган азыгының никадәр өлешен үзен җылытуга сарыф итә? Ә безгә азыкның һәр граммы кадерле. Сыерларның җиленнәренә салкын тию ихтималы бар бит әле,— ди хуҗалык җитәкчесе, фермадагы эш тәртибенә тукталып.
Район ветеринария станциясе начальнигы Фәһимҗан Нуртдинов билгеләвенчә, „Рассвет”та малларны асрау тиешле дәрәҗәдә алып барыла. Моның нәтиҗәсе буларак, Иштирәк сөтчелек фермасында маллар үлеменә юл куелганы юк.
Фермада азыкны витаминлаштыруга игътибар зур. Рационга вакланган ылыс кушалар. Шулай ук, маллар организмында шикәр-протеин нисбәтен нормада тотуга җитди карыйлар. Монысына маллар рационын арыштан алынган патока исәбенә ирешелә. Районда бу алым кулланылган икенче ферма бу. Иске Уразай фермасында сәнәгый корылма кулланылса, Иштирәктә җайланманы урында ясаганнар.
—Патока әзерләү җайланмасын эшкә кушкач, күп дигәндә, биш литр дизель ягулыгы сарыф ителә. Су җылыту өчен утын кулланабыз. Арыш үзебезнеке. Ферментын сатып алырга гына акча салырга туры килә. Барыбер, бу алым шикәр заводларыннан патока сатып алуга караганда арзанга төшә,—ди җәмгыять директоры соңгы тәҗрибәләре белән уртаклашып.
Ә нәтиҗә бар. Бүген иштирәк сөтчелек фермасыннан эшкәртүгә 1,25 тонна сөт җибәрелә. Былтыр бу вакытта товарлыклы продукция күләме 0,8 тонна тәшкил иткән булган.
Әлеге вакытта фермада 6 савучы эшли. Һәр савучыга 258 сыер беркетелгән. Савым сыерлары көтүен 4 терлекче хезмәтләндерә.
—Бүген кыскартулар турында сөйлиләр. Әйе, бер савучыга, илле сыер беркетергә дә булыр иде. Тик мин үзенә никадәр йөкләнеш зур булса, савучы шулкадәр эшенә салкынрак караячак, дигән фикердәмен. Илле сыерның барысын да савып бетермәячәк ул. Ә йөкләнеш азрак булганда, ул ничек тә күбрәк сөт алу ягын карый ул. Гомумән, безнең савучылар үз эшләренә җаваплы карашта. Аларның бер күзе сыерларда булса, икенчесе исәпләгечтә. Приборга карап, ай ахырында күпме хезмәт хакы алачакларын да белеп торалар,—диде Фидәрит Мирһаҗев киңәшмәдә катнашучыларны эшне оештыру, хезмәткә түләү тәртибе белән таныштырып.
Киңәшмәгә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев йомгак ясады, рассветлылар практикасын башкаларны да үзләштерергә чакырды.
Читайте нас: