Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 ноябрь 2018, 18:29

Балтачта кече хуҗалыклар белгечләре белем арттырды

Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында авыл хуҗалыгы кооперативларын оештыру һәм үстерү темасына курслар оештырылды.



Аграр сәнәгать комплексында күпукладлылык 1990 елларда урнаша башлаган иде. Эре хуҗалыклар белән беррәттән, шәхси карамактагы кече предприятиеләрнең дә бу өлкәдә ролен күтәрү максат итеп куелды. Кече хуҗалыклар шундук үзләрен эшләргә сәләтле итеп күрсәтте. Мәсәлән, 1990 елдан 2005 елга кадәр кече хуҗалыкларның базарны продукция белән тулыландыруга керткән өлеше ике тапкыр артты.

Кече хуҗалыкларны агробизнеска киңрәк җәлеп итү мәсьәләсе әле дә көн тәртибеннән төшкәне юк. Авыл хуҗалыгын якын күргәннәр, базнат итеп, эшкә тотына. Республика Хөкүмәте „Башлап тотынучы фермер”, „Гаилә сөтчелек фермалары” кебек программалар буенча дәүләт ярдәме күрсәтә. Соңгы вакытта авылда яшщәүчеләрнең кооперативларга берләшү мөмкинлеге бар. Тик моның өчен, беренче чиратта, кимендә шәхси биш хуҗалыкның яки ике юридик берәмлекнең нинди дә булса табыш китерү объекты булдыру турында бердәм карарга килүе кирәк.
Ә арытабан нишләргә? Кооперативлашу мәсьәләләре буенча безнең район җирлегендә үткән киңәшмәләрдә бу сорауга җавап күп тапкырлар яңгырады.
Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, кече хуҗалыкларда булган мәсьәләрне хәл итәргә ярдәмләшү уңаеннан укулар оештырырга да карар иткән.

Шушы атна дәвамында Башкорт дәүләт аграр университетының өстәмә белем бирү институты, Башкорстан Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү иснтитуты белән берлектә, кече хуҗалыклар белгечләрен укытуны оештырды. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында Балтач, Борай, Тәтешле районнары вәкилләре „Авыл хуҗалыгы куллану кооперативларын булдыру һәм үстерү” программасы буенча курслар үттеләр. Укуларда катнашучылар Башкорт дәүләт аграр университеты икътисад һәм менеджмент кафедрасы преподавателе Альмир Аскаров, өлкән преподаватель Радмир Ихсанов лекцияләрен тыңладылар. Курслар үтүчеләр Авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары нигезләре, аларны оештыру тәртибе, кооперативларда бухгалтерия исәбе, маркетинг эшчәнлеген оештыру кебек мәсьәләләрне үзләштерделәр.
Курслар барышында скайп-киңәшмә дә оештырлды. Тыңлаучылар Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының кече хуҗалыклар белән эшләү бүлеге начальнигы Илмир Мөхәмәтьяров белән туры элемтәгә чыкты.

Программа үзләштерелгәннән соң курслар үтүчеләр имтихан тапшырдылар һәм сынау нәтиҗәләре буенча таныклык һәм сертификатларга ия булдылар.
Авыл хуҗалыгы кооперативлары оештыру буенча өстәмә офис директ оры Рөстәм Ульданов, курслар үткәргән өчен, ЮДАУ белгечләренә рәхмәт белдерде.
Читайте нас: