Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 ноябрь 2018, 18:13

Балтачта кооперативлашу хәрәкәтен җанландыру кирәк

Балтачта кооперативлашу хәрәкәтен җанландырасы бар. Әлегә безнең районнан бары ике инициатив төркем дәүләт ярдәменә ия булган.

—Республикада һәм районда авыл хуҗалыгы кооперативлары хәрәкәте башлангыч алганнан соң безнең районнан әлегә бары ике кооператив формалашып дәүләт ярдәменә ия булды. Алар икесе дә Иске Балтач авыл җирлегеннән. Районда 15 авыл җирлеге! Ә кайда башка җирлекләрдән кооперативлар. Әллә безнең район авылларында халык мал-туар асрамыймы, бәрәңге үстермиме. Үстерәләр, тик кайберәүләр продукцияләрен кайда илтергә белмиләр? Шулай була торып та кооперативлашу тьурында уйламыйбыз. Ерак йөрисе юк, күрше районда ел әйләнәсенә гөмбә үстерү юнәлешендә дә уңышлы эшләгән булдыклы кешеләр бар. Нәрсә алар башка токымнанмы ни? Совет чорында үзебезнең „Урал” колхозы җирлегендә җиләк-җимеш үстерү бакчасы бар иде. Нигә менә шуны тергезмәскә? Авылларда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю юнәлешендә дә безнең район уңышлы эшли иде. Монысын оештырырга кем комачаулый?—диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев авыл хуҗалыгы кооперативлары оештыру мәсьәләлре тикшерелгән киңәшмәдә ясаган чыгышында, районның һәр авыл җирлегендә кооперативлар булырга тиешлегенә басым ясап.
Кооперативлашыйм дигәнгә юнәлешләр җитәрлек. Дөресрәге бушлыкларның барысы да яуланып бетмәгән әле.

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы консультация үзәге директоры Ирек Сакаев билгеләвенчә, кооперативлашуның максаты авыл кешесенә яшәү һәм эшләү өчен уңайлы мохит тудыруга юнәлтелгән. Бу ышанычлы юнәлеш. Һәрхәлдә кооператив оештырганнар төп башына утырып калмаячак.
Моңа коопертивлар кадәр ул бернинди норматив-хокукый актар белән ныгытылмаган иде. Хәзер кооперативлар хәрәкәте Башкортстан Республикасы Башлыгының агымдагы елның 30 гыйнварындагы 44санлы указы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 8 июньдәге 254 санлы карары һәм Авыл хуҗалыгы министрының 19 июльдәге 150 санлы боерыгы белән көйләнә. Грант акчасын беркем дә кире тартып алмый. Тик дәүләт ярдәменең максатчан файдаланылуы кирәк.
Узган чорда республика буенча конкурстан үткән инициатив төркемнәр, катнашып финанслау суммасын исәпкә алып, барлыгы 357 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәменә ия булган.
291 инициатив төркем алдагы елда конкурста катнашырга әзер. Сынауны уңышлы тотканнарга барлыгы 300 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтү планлаштырыла.
Кооперативлардан нәтиҗә бармы дигәндә, узган елның тугыз аенда алар 247 миллион сумлык продукция җитештергән. Ә быел тулай продукция күләме 450 миллион сумга җиткән. 2019 ел ахырына бу күрсәткечне 1 миллиард сумга җиткерү максаты куела.
Кооперативлар продукциясенә ихтыяҗ бар. Ирек Сакаев билгеләвенчә, башкалада үткән „Безнең бернд” фестивалендә катнашкан 22 кооператив ике көн эчендә 1122 мең сумлык продукция реализацияләгән.
Уйланырга урын бар. Авыл халкының мәшгульлеген тәэмин итү кирәк. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев билгеләвенчә, бүген беркем дә 3 миллион сумга кадәр акчаны „мә” дип китереп бирми. Ә кооператив— шул суммага кадәр күләмдә грантка ия булу мөмкинлеге. Уңышлы эшләгән кооперативларга дәүләт арытабан да ярдәм күрсәтә.
Читайте нас: