Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 ноябрь 2018, 13:20

„Восток” җәмгыяте, үз көченә таянып, яхшы нәтиҗәләргә ирешә

Район үзәгеннән төпкелдә урнашкан, Ялангач, Мишкә, Якүнә авылларын берләштергән чикләнгән җаваплылыктагы „Восток” җәмгыятендә бүген басучылык, терлекчелек тармаклары эшчәнлеге алып барыла.

Район үзәгеннән төпкелдә урнашкан, Ялангач, Мишкә, Якүнә авылларын берләштергән чикләнгән җаваплылыктагы „Восток” җәмгыятендә бүген үсемлекчелек, терлекчелек тармаклары эшчәнлеге алып барыла.
Ялангач бригадасы машина-трактор паркында склад мөдире Рүзәл Даутов, механик Әгъдәм Сәхибгәрәев, тракторчы Диләр Хәбибуллинны эш мәлендә очраттык. Диләр Хәбибуллин, басуга чыгарылган тиресне үзе хезмәтләндергән ДТ-75 тракторы ярдәмендә таратып кайткан иде.
Рүзәл Даутов белдерүенчә, сигез кешедән торган ремонт бригадасы җәмгыятьтәге культиваторлар ремонтын тәмамлаган. Чиратта — тырмалар ремонты. Биш берәмлек тракторга ремонт таләп ителми. Печәнне төргәкләргә җыя торган җайланманы ремонтлый башлаганнар.
Техника ремонты өчен паркта җылы урын бар. Механизаторларның эш көне 7 сәгать дәвам итә. Ремонт бригадасы эшчәннәре көннең якты вакытында, 5 сәгать эшли.
Ялангач фермасы янында тупланган тиресне басуга чыгаруда төп көч — урындагы эшчәннәр һәм нигездә үз техника кулланыла. Өч Беларус, бер Т-150 тракторы көнгә 20—25 рейс ясый, ферма — басу арасында өлгер эшли. Тупланган тиресне „Агропродукт” җәмгыятенең „Mitsuber” төягечен хезмәтләндергән Фәнзәви Әхәтов төяп тора.
Ике көн эчендә җәмгыять басуларына 1250 тонна черемә чыгарган „Восток” уңганнары.
Ялангач сөтчелек фермасында 103 баш савым сыеры асрала. Буаз таналар 33 башка тиң. Өч савучы — Нина Бикмурзина, Гүзәлия Фәйзуллина, Ирина Захарова турында ферма мөдире Радиф Нуриманов мактау сүзләре генә әйтә: „Тыңлаучаннар, уңган, тырышлар”.
Барлык терлекләр саны 248 башка тиң. Ел башыннан 123 баш бозау алынган. Алар коллектив килешү нигезендә премия рәвешендә авыл эшчәннәренә бирелә. Әлеге вакытта бозаулар саны 64 башка тиң.
Ноябрь аенда 7 баш бозау алынган. Ун көннән соң яшь бозауларга бирка тагыла.
Терлекләргә апыра эчерәләр. Арыш, бодай, солы катнаштырып эшләнгән апыра эчкән терлекләр 386 литр тәүлеклек савым тәэмин итәләр. Савым сыерларына —5 килограмм, таналарга 2 килограмм исәбеннән фураж бирелә.
Үз карамагындагы савым сыерларын өч савучы бер-берсенә ял биреп, алыштырып, килешеп эшлиләр. Ун, егерме елга тиң хезмәт тәҗрибәләре булган уңганнар эш шартларыннан канәгатьләр.
—Үз авылыбызда эшле булып яшәү безнең өчен зур бәхет , — ди алар.










Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: