Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 ноябрь 2018, 18:21

Балтач районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерләнә башладылар

Балтач районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы ремонтлау эшләрен оештыру мәсьәләләре бүген район киңәшмәсендә тикшерелде.

Игенченең кышкы чорда да буш вакыты юк диярлек. Алдагы уңыш нигезен ныгыту фронтында төп эшләрнең берсе булып язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы сафка бастыру бурычы тора. Бүген шушы өлкәдә эшләрне оештыру мәсьәләләре район киңәшмәсендә тикшерелде.
—Техника ремонты мәсьәләсенә җитди караячакбыз. Эшне күздә тоту максатында, район хакимияте бүлекләре хезмәткәрләре арасыннан һәр хуҗалыкка вәкилләр беркетелде. Алар урыннардагы эшләр барышы белән даими танышып торачаклар. Чөнки хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтелгәндә дә техника ремонты нәтиҗәләренә игътибар ителәчәк,— диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, алда хуҗалык җитәәкчеләрен техника ремонты мәсьәләсенә җаваплы карарга чакырып.
Район Хакимиятенең информация-консультация үзәге директоры Рифат Хәйруллин билгеләвенчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләрендә катнашачак техника ремонтын оештыру турында район Хакимияте башлыгы агымдагы елның 16 ноябрендә 274-р санлы карар чыгарган. Аңа ярашлы, таккчычлар, тырмалар алдагы елның 1 февраль көненә әзерлек сызыгына куелырга тиеш. Туфрак эшкәртү, чәчү техникасы ремонтын 1 мартка төгәлләү бурычы куела. Ә тракторлар ремонтын 25 мартка кадәр төгәлләү күз уңында тотыла. Бу вакытка сыю кирәк. Чөнки тракторларга язгы кыр эшләренә кадәр, графикка ярашлы, дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясендә карау үткәреләсе дә бар.
Район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе әйдәүче инженер-инспекторы Рөстәм Фәйзрахманов биргән мәгълүматларга караганда, узган чорда аграр сәнәгать комплексы прекдприятиеләрендәге үзөйөрешле машиналарның 81 проценты гына, карау үткәрелеп, файдалануга рөхсәт ителгән булган. Бу күрсәткеч 47-53 проценеттан артмаган хуҗалыклар да бар.
Киңәшмә барышында орлыкчылык, авыл хуҗалыгы культураларының нәтиҗәле сортлары турында да сүз кузгатылды.
Россельхозцентрның Балтач бүлекчәсе началҗнигы Рәүзәнә Хәмәтнурова билгеләвенчә, алдагы елда район басуларында урнаштыру өчен барлыгы 4752 тонна орлык тупланган. 740 тонна орлык беренче репродукция таләпләренә җавап бирә. Элита орлыклар барлык запасның 8 процентын тәшкил итә. Ә уҗым культуралары мәйданнарының 20 проценты элита орлыклар белән чәчелгән. Барлыгы 1787 тонна орлык тупланган булса, югары репродукцияле чәчүлек материалы 286 тонна тәшкил иткән дигән сүз.
Район хуҗалыкларының югары репродукцияле орлыкларны Балтач сорт сынау участогы үрчетү питомникларыннан сатып алу мөмкинлеге бар. Участок сынаулар алып бару өстендә дә нәтиҗәле эшли. Узган чорда предприятие басуларында авыл хуҗалыгы культураларының 287 сорты сыналган. Арыш игү өлкәсендә әлегә Памяти Кунакбаева, Чулпан-7 сортларына тиңләшүчеләр юк. Шулай ук Янтарная сортлы арыш сынау түтәлләрендә үзен яхшы күрсәтә икән. Сабанашлык бодаеның Экада, Екатерина, Архат кебек сортларына алмаш табылмаган әлегә. Соңгы ике ел дәвамында участокта бәрәңге сортларын сынау белән дә шөгыльләнәләр.
Киңәшмәнең практик өлеше “Луч” җәмгыятендә дәвам итте. Предприятиенең Түбән Сикияз машина-трактор паркы остаханәсендә бүген техника ремонты тулы куәтенә бара. Хуҗалыкта барлыгы 21 трактор язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк.
—Безнең басуларның күп өлеше автотранспорт күпләп йөргән юллар тирәсендә урнашкан. Басудан басуга күченгән чакта үзйөрешле маиналарга автотрассалардан да хәрәкәт итәргә туры килә. Шуңа да тракторларны хәвефсез файдалану максатында, аларны стандарт таләпләренә җиткереп ремонтларга тырышачакбыз һәм бары тик технк карау үткәртеп кенә файдаланачакбыз,—диде җәмгыять директоры Марат Габидуллин, техника ремонты фронтында регламентка сыю өчен барын да эшләячәкләрен белдереп.
Машина –трактор паркы остаханәсендә эшлекле һәм барлык уңайлыклар булдыралган мохит. Тимерлектә учак дөрли, чүкеч тавышлары чыңлап тора. Тимер кыру цехында да станоклар гөрелтесе. Гомумән, игенчеләрдә хезмәт дәрте. Йомгаклап әйткәндә, “Луч”та барлык техниканың да ремонт сезоны озакка сузылмаячагына өмет зур.




Читайте нас: