Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 ноябрь 2018, 13:50

Балтач хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасы кышка әзер

Районда урып-җыю эшләре тәмамланды. Хуҗалыкларда кыр эшләреннән соң, бушаган авыл хуҗалыгы техникасын кышкы сакка кую, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктлары һәм мастерскойларның кышкы сезонга әзерлеген тикшерү йөзеннән чаралар үтә.

Районда урып-җыю эшләре тәмамланды. Хуҗалыкларда кыр эшләреннән соң, бушаган авыл хуҗалыгы техникасын кышкы сакка кую, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктлары һәм мастерскойларның кышкы сезонга әзерлеген тикшерү йөзеннән чаралар үтә.
Шул ук вакытта салкыннар башланганчы авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм машина-трактор парклары территориясендә тәртип урнаштыру буенча актив эш алып барыла.
Район Хакимияте бинасында, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, республика дәүләт-техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы урынбасары Илһам Шакиров катнашлыгында семинар үтте.
Илгиз Әхвәс улы, чарада катнашучыларны районның авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләр торышы белән таныштырды. Илһам Миңнехан улы кышкы чорда авыл хуҗалыгы техникасын сакка куюның әһәмияте турында сөйләде.
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 218 берәмлек үзйөрешле машина һәм 49 тагылма исәпләнә.
Чараның пленар өлешеннән соң, семинарда катнашучылар — районның авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, җәмгыять директорлары, район буенча үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләренең техник торышына күзәтчелек итү идарәсе белгече Рөстәм Фәйзрахманов белән берлектә, чикләнгән җаваплылыктагы “Правда” җәмгыяте базасында булдылар, биредә техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонты эшләренә әзерләү торышын карадылар.
Җәмгыятьтәге хәл-торыш белән танышканда, агрегатларны һәм урып-җыю техникасын ГОСТ таләпләренә туры китереп, саклауга куюга зур игътибар бирелде. Техниканың дөрес сакланышын тәэмин итү, машина-трактор паркының әзерлеген күрсәткән факторларынын берсе булуы билгеләнде.
Читайте нас: