Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 ноябрь 2018, 12:36

Балтач ветеринарлары терлекләрне ясалма орлыкландыруның өстенлекләре күп, дип саный

Ясалма орлыкландыру авыл хуҗалыгы терлекләренең продукция бирү сыйфатын яхшыртуда, сәламәт үрчем алуда отышлы алым.

Ясалма орлыкландыру авыл хуҗалыгы терлекләренең продукция бирү сыйфатын яхшыртуда, сәламәт үрчем алуда отышлы алым.
Ни өчен, дигәндә, көтүне тутыландыру өчен токымлы терлек сатып алу бик кыйммәткә төшә. Җәмәгать һәм шәхси сектордагы терлекләрне ясалма орлыкландыру юлы белән терлекләрнең югары продуктлылыгына ирешергә мөмкин. Бу адымга юл озын дип саналса да, ул артык чыгымнар таләп итми. Ясалма орлыкландыру сыер малларының бозау китерү вакытын һәм яңадан каплатуга әзерләү срокларын төгәл билгеләү мөмкинлеге дә бирә.
Шәхси хуҗалыктагы сыерларны орлыкландыруда токымы билгеле булмаган түбән продуктлы үгезләр файдаланыла. Алар аша бруцеллёз, вибриоз, трихомоноз, лептоспироз, лейкоз кебек авырулар йогу куркынычы бар. Югары продуктлы терлеккә ирешү, төрле йогышлы авырулардан саклану, бозаулау срокларын төгәл билгеләү өчен, һичшиксез, ясалма орлыкландыруга күчәргә кирәк. Район хуҗалыкларыннан чикләнгән җаваплылыктагы „Россия”, „Правда” җәмгыятьләрендә, „”И. Солтанов” шәхси предприятиесендә терлекләрне ясалма орлыкландыру юлы кулланыла.
Таналар һәм сыерларны ясалма орлыкландыруга әзерләүдә малларның теләккә килү вакытын төгәл билгеләү төп шарт. Беренче лайлалы сыекча бүленү бозаулаганнан соң 18—21нче көнне күзәтелә. Әмма шушы вакытта беренче каплатуның нәтиҗәлелеге 18 проценттан артмый. Сыер малының беренче теләк чоры үткәч, икенче тапкыр, бозаулап 42 көн үткәннән соң каплату отышлы санала. Моны ике тапкыр 10—12 сәгать аерма белән сыерны сауганчы яки сауганнан соң 3—4 сәгать үткәч башкарырга кирәк.
Каплатылачак малларны ничек кенә җентекле күзәтсәң дә, 20—30 процентының теләккә килү вакыты беленмәскә мөмкин. Чөнки кайбер малның бу чоры бик кыска (4—7 сәгать) була.
Практика күрсәтүенчә, бу чара бик катлаулы, шуңа терлекнең теләккә килү вакытын төгәл билгеләү максатында гормональ препаратлар куллану тәкъдим ителә.
Ясалма орлыкландыру өчен сау-сәламәт һәм тиешле авырлык җыйган (сыер баозаулаганнан соң 35—45 көн үткәч, таналар 380 килограмм авырлыкта) маллар гына сайлап алына. Шәхси уҗалыклардагы терлекләрне якын-тирә йортлардан бер төркемгә (10—15 баш) туплап, ясалма орлыкландыруга әзерләү максатка ярашлы дип табыла. Төркем туплангач, теләккә килүне җайга салу өчен малга 2 миллиграмм магэстрофан препараты кертелә. 11—12 тәүлектән соң бу процедура кабатлана һәм икенче инъекциядән соң өч тәүлек үткәч, маллар 24 сәгать ара белән ике тапкыр орлыкландырыла. Каплатылган малны теләккә килү билгеләре тәмамланганчы сарайда яки утарда тотарга кирәк.
Шәхси хуҗалыктагы терлекләрнең продуктлылыгын арттыру, йогышлы авырулар таралуны кисәтү максатында агымдагы елда терлекләрне ясалма орлыкландыру дәвам итә.
Малларны ясалма орлыкландыруга кагылышлы сораулар белән район ветеринария станциясенә мөрәҗәгать итәргә, 2-22-42 яки 2-22-20 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.
Фәрит МИРГАЯЗОВ, ветеринария врачы.
Читайте нас: