Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 ноябрь 2018, 17:30

Балтач авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен зурлады

Районыбыз аграрийлары агымдагы чорда 199 мең центнер сөт, 56 мең центнер ит, 66 мең тоннадан артык ашлык, ягъни ике миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән.

—Чираттагы авыл хуҗалыгы елы ахырына якынлаша. Бүген бәйрәм. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне ул бәйрәм генә түгел, башкарылган эшләргә йомгак ясау тантанасы да. Районыбызның аграр сәнәгать комплексы өлкәсендәге казанышлары Республика Хөкүмәте тарафыннан югары бәһалануы сезнең тырышлыкны ачык күрсәтә. Безнең район республикада биш төбәк арасындагы лидерлар исәбендә. Алдагы көннәрдә дә районыбыз дәрәҗәсен төшермәссез дип ышанам, — диде район Хакимияте башлыгы районда авыл эшчәннәре һәм эшкәртү сәнәгате алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында ясаган чыгышында.

Районыбыз 199 мең центнер сөт, 56 мең центнер ит, 66 мең тоннадан артык ашлык, ягъни ике миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән.
Район башлыгы үз чыгышында авылда бары тик җирне, хезмәтне яраткан кешеләр генә хезмәт куюын искәртеп, аларга рәхмәтен җиткерде. Шулай ук районда “Башлап тотынучы фермер”, “Гаилә фермалары” республика программалары уңышлы рәвештә тормышка ашырылуын билгеләп үтте.
Тантанада Иске Балтачның беренче санлы урта мәктәбенең “Башкортстан пионерлары” оешмасы әгъзалары да бәйрәм хуҗаларына сәлам юллады. Авыл хезмәтчәннәрен тәбрикләү тантанасында рәсми кунаклар да катнашты. Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы—Корылтай депутаты, “ГазпромтрансгазУфа” җәмгыяте генераль директоры Шамил Шәрипов, Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ревнер Байтуллин, республика Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Ренат Галимов бәйрәм хуҗаларына изге теләкләрен җиткерделәр. Ревнер Байтуллин хәтта 55 яшьлек юбилеен да бу көнне балтачлылар әйләнәсендә билгеләде.
Кунаклар республиканың һәм Балтач районының производство эшчәнлеге һәм урып- җыю нәтиҗәләре, икътисадны үстерүнең позитив моментлары, алдагы планнар хакында сөйләделәр. Бер төркем алдынгылар Бакшкортстан Республикасы Хөкүмәте министрлык һәм ведомство Мактау грамоталарына ия булдылар. “Россия” җәмгыяте Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломы белән бүләкләнде.
Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасына лаек булучылар арасында “Правда” җәмгыяте механизаторы Ирис Бәширов, “Луч” җәмгыяте бухгалтеры Эльмира Габидуллина, “Мичуринский” җәмгыяте ветеринария хезмәткәре Олеся Давлетбаева, «АГРО Профи» җәмгыяте бухгалтеры Нәзифә Камаева, Дәүләт сорт сынау участогы механизаторы Илфир Кыямов, “Рассвет” җәмгыяте савучысы Илфиза Нисафетдинова, “Мичуринский” җәмгыяте хезмәткәре Тәбрис Фазлетдинов, Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы һөнәргә өйрәтү инструкторы Дамир Закировлар бар иде.
Шулай ук бер төркем алдынгылар Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы , республика Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе Рәхмәт хатлары, район Хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт Хатлары истәлекле бүләкләренә ия булдылар.
Бәйрәм тантанасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында оештырылган хезмәт ярышына да йомгак ясалды. Үсемлекчелек тармагы нәтиҗәләре буенча “Расвет” җәмгыяте беренче урында, “Правда” җәмгыяте икенче урынга лаек булган. Ә өченче урынны “Восток” һәм “Мотор” җәмгыятьләренә бирү турында карарга киленгән. Җиңүче хуҗалыклар дәрәҗәләренә тиң Дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Терлекчелек тармагы йомгаклары буенча призлы урыннарны “Россия”, “Луч”, “АгроПРОФИ” җәмгыятьләре яулады.
Бәйрәм хуҗаларына район мәдәният сарае, үрнәкле коллективлар, авыл мәдәният йортлары һәвәскәрләре концерт программасы тәкъдим иттеләр.



















Читайте нас: