Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 октябрь 2018, 16:58

Авыл халкын янә бер яңалык көтә

Дәүләт Думасына авылда яшәп, шәхси хуҗалыгында мал-туар, кош-корт асраучыларны, бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләрне, умарта тотучыларны эшкуарларга тиңләү турында закон проекты кертелгән.

Дәүләт Думасына авылда яшәп, шәхси хуҗалыгында мал-туар, кош-корт асраучыларны, бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләрне, умарта тотучыларны эшкуарларга тиңләү турында закон проекты кертелгән.


Мондый закон кабул ителгән очракта, бу категория кешеләр, патент алып, салым түләргә тиеш булачак.
Соңгы ун елда илдә крестьян-фермер хуҗалыклары саны ике тапкыр кимегән, аның каравы, шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны арткан. Проект авторлары төбәкләргә урындагы бюджетларны авыл халкы исәбенә тулыландырырга тәкъдим итә. Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге яңалык илнең берничә төбәгендә, шул исәптән Татарстанда сынау үтәчәк.
Бу закон проекты кабул ителә калса, мал асрау, кош-корт тотудан авыл кешесенә нинди файда калыр икән?
Читайте нас: