Хуҗалыкларда терлекләр җәйләүләрдән торакларга кайтарылды. 1 октябрьдан терлекчелек тармагы кышкы шартларда эшли.
Тармакта күчү чорында, гадәттәгечә, продукция җитештерү күләме беркадәр кыскаруы күзәтелә. Ләкин эшләрне дөрес оештырганда моңа юл куелмый. Менә шул күчү мәлендә кире динамика күзәтелмәс өчен, мәсьәлә киңәшмәдә дә тикшерелә.
—Бүген сөткә ихтыяҗ бар. Менә шундый чакта продукция җитештерүне кыскартуга юл куярга ярамый. Сөтнең сатып алу бәяләре түбән булганда җитештерүчеләрнең кәефе бик төшкән иде. Ул чакта да хуҗалыклар югалып калмады. Итчелек тармагы китергән табыш исәбенә хуҗалык мәсьәләләрен хәл иттеләр,— диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, ике тармак та тҗигез эшләргә тиешлегенә басым ясап.
Район Хакимиятенең Авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов билгеләвенчә, терлекчелек тармагында хәл итәсе мәсьәләләр бар әле.
—Бүген урындагы сөт кабул итү предприятиесе генә түгел, безнең район җитештерүчеләреннән Караидел, Калтасы районнары эшкәртүчеләре дә сөт сатып алу турында кызыксына. Әлеге вакытт сөтнең литрын 18,5-19 сумга сатарга мөмкин. Менә шундый шартларда без маллар санын кыскартуга юл куябыз, — диде Фларит Хәбипов, тармактагы хәлләргә карата борчылу белдереп.
Бүлекнең баш зоотехнигы Дамир Закиров чыгышында билгеләнүенчә, районда мөгезле эре терлекләр саны былтыргы 1 октябрьга булган күрсәткечләрдән 558 башка кимрәк. Ә сыерлар саны 713 башка кыскарган.
Ә икътисадны табыш хәл итә. Район Хакимияте авыл хуҗалыгы бүлегенең баш экономисты Рөстәм Фәтхиев чыгышыннан күренүенчә, агымдагы чорда 137 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Балтыргыдан 6 миллион сумга күбрәк дигән сүз бу, ягъни үсеш 5 процент тәшкил иткән. Шулай ук район хуҗалыкларына 45 миллион сум күләмендә субсидия сыйфатында ярдәм күрсәтелгән. Район буенча табышка карата субсидия өлеше 0,33 процентка тиң. 1 сум табыш исәбенә 33 тиен субсидия туры килә дигән сүз бу.
Тик бер күрсәткеч аксый, ул да булса исәпләнгән гомум хезмәт хакы күләме елдан ел кыскара бара. Агымдагы чорда авыл хуҗлыгы предприятиеләре 27,8 миллион сум күләмендә хезмәт хакы исәпләгән. Ә былтыр бу күрсәткеч 30 миллион сум тәшкил иткән булган. Ә 2016 елның тугыз аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча исәпләнгән хезмәт хакының гомум күләме 39 миллион сумга ук җиткән.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре билгеләвенчә, монысы оптимальләштерү бәласе. Көтүчеләр урынына хәзер күп урыннарда электр җайланмалары хезмәт итә. Кыш көннәрдә савым сыерлары көтүен элекке кебек биш терлекче түгел, бер механизатор тәрбияли....
Киңәшмәдә район ветеринария станциясе начальнигы Фәһимҗан Нуртдинов, территориаль фи нанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов чыгышлары да тыңланды.
Терлекчелек тармагында бүгшенге эшләр белән якыннан танышу максатында, киңәмәдә катнашучылар Куйбышев исемендәге кооперативның Көмьязы стөтчелек фермасында булдылар.