Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 октябрь 2018, 17:59

Балтач районында малларны идентификацияләү бара

12 октябрьга булган мәгълүматларга караганда, районда районның шәхси хуҗалыкларында булган 3913 баш мөгезле эре, 3875 баш мөгезле вак терлек, 18 баш дуңгыз, 10 баш ат идентификацияләнгән. Авылларда мал-туарын исәпкә куюдан баш тартучылар бар.

„Ветеринария турында” законга ярашлы, малларның аерым төрләре идентификацияләү 1993 елда ук башланырга тиеш иде. Ләкин 25 ел эчендә илдә теркәлгән малларның бердәм мәгълүмат базасын булдыруга ирешелмәде.
Бүген шунысы билгеле. Эпидемияләрне күпчелек очракта маркаланмаган һәм исәптә булмаган маллар китереп чыгара. Димәк, идентефикация йогышлы авурулар таралуын булдырмау, шулай ук андый чирләрнең чыганакларын ачыклау максатында эшләнә.
Идентификация ул мал-туарга идентификация саны теркәп аны исәпкә кую системасы. Ул бирка, чип, муенса, санлаштырылган код, тавро, татуировка булырга мөмкин. Атлар, мөгезле эре терлек, боланнар, дөяләр, йорт кошлары, этләр һәм песиләр, дуңгызлар, йорт куяннары, кыйммәтле тиреле хайваннар, бал кортлары, балыклар идентификацияләнергә тиеш.
12 октябрьга булган мәгълүматларга караганда, районның шәхси хуҗалыкларындагы 3913баш мөгезле эре, 3875 баш мөгезле вак терлек, 18 баш дуңгыз, 10 баш ат идентификацияләнгән. Мөгезле эре һәм вак терлекләргә бирка, атларга махсус чип урнаштырыла.
Ләкин малларны малларны идентификацияләү белән шөгыльләнгән ветеринария хезмәткәрләре, шәхси хуҗалыклар капкаларын ачып кергәндә, еш кына каршылыклар белән очраша.
—Мал үземнеке. Мин теләмәсәм, аңа бернинди бирка тагарга хокукыгыз юк… Салым түләтер өчен инде малларны биркалауны уйлап таптыгызмы?— кебек сүзләр ишетәләр.
Кайберәүләр, кем әйтмешли, теше-тырнагы белән малларын бердәм системада теркәүгә каршы тора.
Малларнны исәпкә куюдан куркырга кирәкми. Аның максаты да бюджетны тулыландырудан гыйбарәт түгел. Юкса, ул беркадәр чыгым таләп итә. Ләкин кыйммәт түгел. Бер баш малны биркалау 32 сумга төшә.
Исәпкә куюның уңай якларына килгәндә, югалган очракта идентификацияләнгән малны эзләп табу җиңел. Чөнки аңарда барлык мәгълүмат урныштырылган. Нәкъ шуңардан куркып, күпләр малларын исәпкә куюдан баш тарта. Әйе, бу очракта басуга чыккан бозау, сыер, көтүгә чыгармый иркендә йөртелгән мал-туарның хуҗасын шундук билгеләргә мөмкин.
Ә мал-туарын исәпкә куймаган йорт хуҗасын чикләүләр көтә. Йогышлы авыруларга каршы вакцинацияләнмәгән малларны, идентификация булмаган очракта, күчереп йөртү рөхсәт ителми. . Мал-туары үлгән очракта, йорт хуҗасы аңа ветеринария белешмәсе ала алмый. Исәптә булмаган малны суйган очракта аның итен базарга чыгарып сату да тыела. Чөнки исәптә булмаган малга белешмә бирелми. Аннан да бигрәк, теге яки бу чиргә каршы вакцинация үткәргәндә исәптә булмаган малга профлактик чара күрелми. Чөнки моннан соң профилактик чараларга билгеләнгән вакциналар исәптәге маллар өчен генә биреләчәк.
Узган елда Туймазы, Бүздәк районнарында тилчә авыруы белән булган хәлне күпләр хәтерлидер әле. Зыян күргән хуҗалыклар компенсация алдылар. Менә шундый гадәттән тыш хәлләр очракларында компенсация бары тик биркаланган маллар өчен генә бирелә.
Боларны уйлаганда, малларны исәпкә куюга каршы килү яхшыга илтми. Моңа кадәр бу эшкә каршы килгән йорт хуҗалары, мөгаен, уйланырлар. Район җирлегендә булган барлык маллар да идентификацияләнер дигән ышаныч бар.
Районның ветеринария станциясе белгечләре шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре карамагындагы малларны идентификацияләү мәшәкатенә күмеләчәк.

Фәһимҗан НУРТДИНОВ, район ветеринария станциясе начальнигы.
Читайте нас: