Балтач таңнары
-28 °С
Болытлы
9 май - Җиңү көне
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 октябрь 2018, 18:58
Балтачта кооперация турында киңңәшләштеләр
Авыл хуҗалыгын кооперацияләү юнәлешендә конкурсның икенче этабы таләпләрен инициатив төркем әгъзаларына аңлату йөзеннән, бүген Иске Балтачта төбәк киңәшмәсе үтте.
Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы консультацияләү үзәге директоы Ирек Сакаев билгеләвенчә, кооперация ул бизнесның тотрыклылыгын тәэмин итү өчен ышанычлы бер адым.
Республикада авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары проекты уңышлы тормышка ашырыла дип әйтергә тулы нигез бар. Башкортстандагы бу проект Русия күләмендә үрнәклеләрдән исәпләнә. Кооперативның, конкурстан уңышлы үткән очракта, 3 миллион сум күләмендә грантка ия булу мөмкинлеге бар.
Әлеге вакытта республикада 126 авыл җхуҗалыгы куллану кооперативы эшли. Ел ахырына кадәр тагын, кимендә, 130 яңа кооператив теркәү бурычы куела.
Быел конкурсның беренче этабында катнашу өчен республикадан 155 инициатив төркем гариза биргән булган. Сөт эшкәртү билгеләнешендәге кооператив төзергә карар иткән 43 инициатив төркемнең 33е конкурсның беренче этабыннан үткән. Ит эшкәртү юнәлешендәге 23 кооператив конкурсның икенче этабында катнашачак. Шулай ук республикада яшелчә эшкәртү, умартачылык продукциясе җиитештерү кооперативлары булдырыла.
Безнең районнан конкурсның беренче этабында катнашкан 3 инициатив төркемнең 2се икенче этап сынауларын үтәчәк.
Республикада кооперациянең икенче этабы 22 сентябрьда башлана.
Кооперация юнәлешендә конкурсның икенче этабы таләпләрен инициатив төркем әгъзаларына аңлату йөзеннән Иске Балтачта төбәк киңәшмәсе үтте. Биредә Аскын, Борай, КраснокамаКараидел районнары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы консультацияләү үзәге директоы Ирек Сакаевтан, үзәкнең бүлек начяалҗтнигы Әлфия Гәрәйшинадан, юрист Лиана Ильясовадан, “Башкортстан фермеры” кооперативы рәисе Елена Байковадан анык җаваплар алдылар.
Читайте нас в
Редакцияне сайлау
Новости
6 октябрь , 18:45
В Калмыкии выявлена колбасная продукция, зараженная вирусом африканской чумы свиней
Новости
31 октябрь , 13:20
Балтач районында геобилгеле туристик нокта барлыкка киләчәк
Новости
31 октябрь , 16:57
Балтачевцы стали лауреатами и дипломантами республиканского конкурса
Новости
30 октябрь , 19:46
Балтачта җәяүлеләр светофорга ник буйсынмый?