Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 сентябрь 2018, 12:48

„Россия” җәмгыятендә кышлатуга җитди әзерләнәләр

Чикләнгән җаваплылыктагы „Россия” җәмгыятенең Иске Тимкә сөтчелек фермасы территориясендәге симертү төркеме терлекләре асрала торган бинага җәйдән капиталь ремонт эшен җәелдерделәр.

Чикләнгән җаваплылыктагы „Россия” җәмгыятенең Иске Тимкә сөтчелек фермасы территориясендәге симертү төркеме терлекләре асрала торган бинага җәйдән капиталь ремонт эшен җәелдерделәр.
150 баш үгез малларын асрауга махсуслаштырып төзелгән кирпеч бина соңгы елларда тузып, яңартуны сорый иде, диләр җәмгыятьтә. Быелгы җәйдә аны тулысынча үзгәртеп корырга карар итәләр. Тәүдә материал туплыйлар, аннары эшкә тотыналар. Рәмил Глимҗанов бригадасы сыйфат өчен җаваплылыкны тоеп эш итә белгән ир-егетләрдән тупланган.
Бертуган Илнур һәм Илһам Аскаровлар, Айдар Глимҗанов, Илнур Гыйләҗев, иске бинаның тузган өлешен сүтеп, кирпеч өлешне яңартканнар, яңа торбалар утыртканнар, стенаның ярты өлешен тактадан күтәргәннәр. Сыналган материал — дулкынлы шифердан түбәсе ябылган, идәне тулысынча бетонланган бина яңа төс алган.
—Бу зур эш тулысынча җәмгыятьнең үз көче белән башкарылды. Ир-егетләребезгә афәриннән башка сүз юк. Тармакта эш сүнмәсен, кышлатуга ышанычлы адымнар белән керү өчен мөмкинлекләрен һәм көчләрен кызганмый эшләде һәм эшлиләр, — ди җәмгыятьнең баш бухгалтеры Фәндәлисә Әсләмова. Терлекчелеккә җылы караш яшәгән „Россия” җәмгыятендә көз үзенең шыксызлыгын күрсәтә башласа да, борчылырга урын юк. Беренчедән, проблемалы терлек абзары вакытында төзекләндерелгән. Икенчедән, малларга печән-салам, фураж-силос кебек кышкылыкка азык мулдан хәзерләнгән. Дөрес тәрбия белән, тиешле рацион буенча тукландыруны тәэмин итеп, продукция алуда да, елдагыча, быел да сынатмас россиялеләр.
Авылны яшәткән тармаклар сулышы сүнмәгәндә, төбәктә яшәгән халыкның иртәгәсе көнгә өмете бар. Эш белән мәшгуль халык — „Россия” җәмгыятендә көч салучылар моны аңлап эш итә.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: